tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Камал театры К. Тинчуринның “Cүнгән йолдызлар” әсәрен сәхнәгә кайтара

ВИДЕО: Камал театры К. Тинчуринның “Cүнгән йолдызлар” әсәрен сәхнәгә кайтара

Камал театрында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча “Сүнгән йолдызлар” премьерасының репетицияләре бара. Режиссер – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, пластика буенча режиссер – Ольга Даукаева.
1970 елларда Сәлимҗанов куелышындагы “Сүнгән йолдызлар” спектакле бик зур уңыш барды. Пьесаның мистикага нигезләнгән һәм имчелек белән көчәйтелгән антимилитар пафосы бүгенге көндә бигрәк тә актуаль яңгырый. Этнографик детальләргә, поэтик бизәкләргә бай әсәр режиссерның иң кыю визуаль идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итәр, ә труппага классик кануннарның мәгънәсенә төшенергә мөмкинлекләр тудырыр дип ышанабыз. Пьеса антагонист-геройлар булмавы белән үзенчәлекле. Сәрвәр белән Исмәгыйльгә каршы торучы көч Надир Мәхдүм түгел, хәтта имче карчык та түгел, ә наданлык, үлемгә илтүче милитаризм, тәкъдир – болар барысы да “Сүнгән йолдызлар” әсәрен антик трагедиягә якынайта. Сюжетның мелодрама жанрында булуы, тамашачының кызыксынуын тагын да арттыра. Әлбәтта, сюжетның беренче планы артында режиссер геройлар арасында башка төрле мөнәсәбәтләр корачак һәм танылган әсәрнең яңа мәгънәләрен ачачак.
СПЕКТАКЛЬНЕҢ ПРЕМЬЕРАСЫ 14, 15 һәм 16 ФЕВРАЛЬДӘ.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*