tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Камал театрында – заманча гыйбрәтле хикәя!

ВИДЕО: Камал театрында – заманча гыйбрәтле хикәя!

6, 7 һәм 8 ноябрьдә Галиәсгар Камал театрында зур премьера! «Яңа татар пьесасы» конкурсы җиңүчесе, яшь драматург Артур Шәйдулланың «Сагынырсызмы?..» дебют спектакле. Спектакльнең режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев.

Заман тамашачысын шаккаттыру кыен. Кино һәм телевидениедә көн дә күпме жанрлар тәкъдим ителә: традицион драма, комедия, мелодрамадан тыш, катастрофа, фентези, реалити һ.б. «Ә театрда нәрсә?» – диярсез. Ә Камал театрында – заманча гыйбрәтле хикәя! Вакыйга коточкыч давыл вакытында бара. Иске автовокзал бинасына халык җыелган: яше дә, карты да, хатыннар да, ирләр дә, балалар да. Депутат, җинаятьче, пенсионер, эксклюзив товарлар дистрибьюторы… Алар барысы да бу сәер урыннан тизрәк китеп котылырга телиләр: кемнеңдер иртәгә мөһим очрашуга барасы бар, кемнеңдер самолетка билеты «яна», кемдер инде бер минут та көтә алмый – өенә кайтырга ашыга. Тик элемтә юк, рейслар туктаган, таксистлар таралган, давыл агачларны тамырлары белән йолкып ата… Юлчыларга, үзләренең хәлләре белән килешеп, язмышларын хәл итәчәк автобусны көтәргә генә кала.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*