tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мәскәүдә “Калфак туе” уздырдылар

ВИДЕО: Мәскәүдә “Калфак туе” уздырдылар

Мәскәүдәге татар мәдәни үзәгендә “Ак калфак” оешмасы “Калфак туе” дип аталучы кичә уздырды. Чара Россия башкаласындагы милләттәшләребезне үзенә җыя. Ул матур җырлар белән үрелеп барды.

Кичәдә Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатыйхова, Татарстанның атказанган артистлары Роза Хәбибуллина, Әлфинә Әхмәтҗан, шулай ук “Мәдинә” ансамбле, Ринат Закиров, Зөлфия Хәбибуллина, Альбина Сафина һ.б. чыгыш ясый.

“Ак күңелле әби-бабайлар оныклары белән” конкурсы җиңүчеләрен дә тәбрикләделәр. Болар: әбисе Гөлсинә белән Дания Вахитова, Равилә әбисе белән Алсу Сәмиуллина, Наилә әбисе белән Камилла Зәйнетдинова.

“Калфак туе”нда “Татар кызы-2019” төбәкара конкурсы башлану турында да хәбәр иттеләр. Танылган модельер-дизайнер Галина Вәлиуллинаның татар киемнәре коллекциясе дә күрсәтелде.

Татар халык ашларын оста пешерүчеләр дә читтә калмады. Алар арасында да иң-иңнәре билгеләп үтелде. “Калфак туе”нда мастер-класслар оештырылды, калфак тегү серләрен өйрәттеләр. Чарага килгән һәркем аларда актив катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*