tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татарстанның Лениногорск районы Керкәле авылы нинди ул?

ВИДЕО: Татарстанның Лениногорск районы Керкәле авылы нинди ул?

“Тәгәрмәч” проекты алып баручылары Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Газинур Фарукшин җырлаган “Керкәле таулары” җырындагы тауның иң югары ноктасына да менде, чишмә суларын да татып карады.

Ә сез Керкәле авылының ни өчен шулай дип аталганын беләсезме? Ә без беләбез.

“Керкәле таулары” җырының язылу тарихы турында да сораштык.

Бу авылда бөтен Татарстанны таш белән тәэмин иткән карьер… һаман да эшләп килә. Оникс дигән ярымкыйммәтле таш аяк астында диярлек анда.

Комган ясаучы Рәшит абыйга да кереп чыктык, җирлек башлыгы Галия апа күз алдыбызда сауган сөттән дә авыз иттек. Авыл кибетенә кереп, бәяләрен дә карап чыктык.

Кыскасы, маҗараларга бай булып чыкты Керкәле авылына сәяхәтебез!

“Тәгәрмәч” – социаль челтәрләрдә иң шәп татар авылларын, анда яшәүче уңган-булган кешеләрне, саланың бай тарихын, гореф-гадәтләрен күрсәтүче проект.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*