tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Уфада узган Татар халкының үсеше стратегиясе эскизын тәкъдим итү утырышыннан

ВИДЕО: Уфада узган Татар халкының үсеше стратегиясе эскизын тәкъдим итү утырышыннан

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итү чарасы  Башкортстанның Уфа шәһәрендәге “Нур” театры бинасында узды. 500 кешегә исәпләнгән зал шыгрым тулы иде.

Милләттәшләребезне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде һәм залга җыелучыларга стратегиянең максаты, бурычлары хакында сөйләде, стратегиянең эскизы белән таныштырды.

Чыгыш ясаучылар да булды. Милләттәшләребезне Башкортстан башлыгы Аппараты вәкиле Илшат Ханов сәламәтли. Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үз фикерләрен җиткерде.

Очрашуда Бөтендөнья башкорт Корылтае  җитәкчесе Данир Гайнуллин да катнашты. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*