tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ваһапов фестивале концертларын киләсе елга күчерде

ВИДЕО: Ваһапов фестивале концертларын киләсе елга күчерде

Бу атнаны Ваһапов фестивале күңелсез хәбәр белән башларга мәҗбүр булды. Артистларның октябрь-ноябрь айларында куеласы концертлары киләсе елга күчерелде.

“Бу, иң элек, сезнең һәм безнең җырчыларның сәламәтлеген кайгыртып күрелгән чара. Таҗлы вирусның көчәйгән мәле, шуңа да без тамашаларыбызның аянычлы хәлләр белән төгәлләнүен теләмибез. Ләкин! Белгечләр вирусны декабрь аена “чигенәчәк” дип фаразлый. Димәк, без дә сезнең белән күрешә алачакбыз!

Гөлсирин, Азат, Зәлилә һәм Рәнис 4 декабрьдә Мүлмәдә (Биектау), 17 декабрьдә Балтачта яңа программаларын тәкъдим итәргә планлаштыра”, дип хәбәр ителә фестивальнең Инстаграмдагы рәсми аккаунтында.

Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды рәисе Рифат Фәттахов та бу мәсьәлә буенча видеомөрәҗәгате белән чыкты.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*