enrutat
Баш бит / ВИДЕО: Үзебез теләсәк, милләтебез һичшиксез яшәячәк!

ВИДЕО: Үзебез теләсәк, милләтебез һичшиксез яшәячәк!

         Истәлекле көн — бер еллык юбилей!

Нәкъ бер ел элек  чыга башлаган матбугат күзәтүләренең 52 нче,  юбилей чыгарылышында  «Безнең мирас» журналының сентябрь санына күз салабыз. Тышлыкка Виктор Куделькинның «Яшь рәссам» картинасы куелган. (фото) Бар иде шул андый  пионеркалар. Рәссамның башка рәсемнәре тышлыкның соңгы эчке битендә куелган.

Сентябрь башы — гыйлем көне билгесе икәнлеген аклау өчен Газиз Гобәйдуллинның «Татар телендәме, рус телендәме?» дигән язмасы журналда басылган. Тукайның чордашы Газиз Гобәйдуллин — зур тарихчы, педагог. 1923 елда «Безнең юл» журналында чыккан бу мәкаләсендә ул татарча укытуның файдалы булуын дәлилли. Тагы бер сорау: Татарстанда рус вә татарларны бер үк мәктәптә укыту файдалымы, әллә аерым мәктәпләр ачаргамы? Газиз Гобәйдуллин аерым мәктәп ягында. Тарихны укытканда да татарлар бер якка күбрәк игътибар итсә, руслар башка якларга әһәмият бирә ала дип саный ул. 100 ел элек хәлләр шулай булган…  Ләкин ул чорның  төп аргументы бәгырьсез. 1937 елда күренекле татар тарихчысы  Газиз Гобәйдуллин атып үтерелә. Ләкин бүген безгә аның язмаларын укырга беркем комачауламый.

«Безнең мирас» журналының  сенябрь санында Ольга Иванованың «Сөембикә» романы  өзекләре Мөдәрис Вәлиев тәрҗемәсендә бирелә. Элекке хан Сафагәрәй 1541 елда  Казан тәхетеннән куып төшерелгәч, ничек тә Сөембикә белән күрешү,  хатынының әтисе Йосыф мирза ярдәмендә гаскәр җыеп, яңадан Казанны алу турында хыяллана. Сафагәрәйнең авыр көннәре тасвирлана бу мизгелдә.

Солтан Шәмсинең «Этрусклар — рим осталары» дигән язмасы да бу санда урын алган. Татар шырпы заводлары турындә беләсезме икән?

Ә җидегәнчелек турында? Кави Нәҗминең «Большевизм уты астында» мәкаләсе «Атака» журналында 1930 елда чыккан булган. Хәзер «Безнең мирас»та басылган бу язмада 20 нче еллар ахырында  Казанда һәм Уфада  татар- башкорт язучыларының иң каймак өлеше, «богемачылары» — «җидегәнчеләр» фаш ителә. Аларны сыйнфый көрәш, пролетар язучыларга каршы чыгучы буржуаз әдипләр итеп игълан итү, аларның  башларын балта астына салу ап ачык күренә бу язмада. Кутуй, Исәнбәт, Бурнаш, Сөнчәләй, Минский, Сәгыйть Агиш, Али Карнай — ул хәлләрдә катнашучыларның хөкем ителгәннәре дә, атылганнары бар, атылмаганнары да тарихка кергән.  Котычкыч хәлләр.

Журналда академик Миркасыйм Госмановның Рязань өлкәсе Касыйм шәһәренә бару турында археографик көндәлеге дә бар.. Гаяз Исхакыйның француз журналында басылуы да тасвирлана. Габдрәшит Ибраһимовның «Ислам дөньясы» дигән язмасы, Фәтхи Бурнашның  «Хәсәен Мирза» дигән пьесасы һәм башка әсәрләр укырга чакырып тора. Әдәбият тарихы гына түгел, милләт тарихы да ярылып ята…

Мондый саллы текстларны уку өчен академик булу кирәкми. Журналны  ачып уку яисә берәр укый белгән кешедән укытып тыңлау гыйлемне арттыра. Халкыбызны рухи мәдәни мирасы бай, варислар гына булсын.

Журналның бу санында баш мөхәррир Ләбиб Леронның сыйныфташлары укытучылары турында рәсемле язмалар да бар. Һәм дә август аенда «Безнең мирас» редакциясе Казанның Нариманов урамындагы «Милләт йорты»нда оештырган корбан ашыннан фоторепортажны да күреп була. Бер карасаң, тарихи һәм милли үзаңлы булу, татар рухында яшәү бик катлаулы да  түгел.  Моның өчен милли  журнал яки гәзитне табып укырга,  радиодан тапшырулар тыңларга,  телевизордан яки интернеттан булса да карарга гына кирәк. Милли  мәдәният, сәнгать бервакытта да искерми! «Безнең мирас» да, башка басмалар да сезнең кул астында.

 Безнең максат нидән гыйбәрәт?

«Юаннар көзгесе» проекты атналык калын газеталарда һәм журналларда милли темага багышланган язмаларны күздән кичерү максаты белән ачылды. Кирәк идеме бу проект? Әлбәттә. Әйтик, Мәскәү каналларында бүген чыккан гәзитләрдәге иң актуаль хәбәр — язмалар турында иртән иртүк сөйлиләр. Көн һәм атна дәвамында мәгълүмат каналларында чыккан яңалыкларга зур игътибар бирелә. Берәр ил күләмендәге вакыйга, театр тамашасы булса, китап, журнал чыкса, алар экраннан да, радио ешлыкларыннан да халыкка килеп җитә. Ә без, татарлар,  кемнән ким? Кәгазь басмада чыккан мәгънәле, милли рухлы фикер хәбәр кайчан таралыр дип,  авыл-калаларга, Русия төбәкләренә, чит илләргә ничек барып җиткәнен көтеп торып булмый. Бәлки кайбер тарафларга алар барып та җитмәс? Яки соңлар? Татар конгрессы порталы аша көне-сәгате белән яңгыраучы  5-10 минутлык күзәтү кирәк түгел дип әйтүче юк. Кирәк, әлбәттә!

Без бу сәхифәдә Татарстанда басыла торган милли басмаларны күрсәтеп, өр-яңа саннарны болгап, иң кайнар мәкалә-сүрәтләрне экраннан күрсәтеп торабыз. Сез алдарны тагы кайда күрер идегез? Иң беренче чиратта милли темага өстенлек биреп. Барып җиттеме алар сезгә?  Барысы да аңлашылдымы?

Бәлки таралу, кызыксыну җитенкерәмәгәндер. Бәлки кызыклырак, үткенрәк фикерләр кирәк булгандыр. Ләкин узып киткән 52 атнаның һәр кайсында сезгә тәкъдим телгән медиа-вәгазьләрнең берсе дә алдагысын кабатламады.  Баш исемнәрдә 52 тема игълан ителде. Менә аларның кайберләре:

     36. Татар матбугаты: матди тормышмы, рухиятме?  28.05.2019

       35. Интернет гәзитне, телевизор журналны алыштырмый  24.05.2019

       34. Милли мираска лаеклы варислар бармы?   15.05.2019

       33. Милли зыялыларның җанын ниләр сызлата?  07.05.2019

       32. «Безгә чын дөреслекне халыкка җиткереп тору лазем!» 30.04.2019

       31. Татар матбугаты үлгәнме, әллә йоклаганмы? 16.04.2019

       30. «Матбугат таратырга акча жәлләмә, хөкүмәт!»  09.04.2019

       29. Милли матбугат бозыклыкны, тәккәберлекне җиңә аламы?

       28. Милли каһарман булу өчен үз ихтыярың кирәк  26.03.2019

       27. Милләтне терелтү юлларын табарга «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп»       журналлары ярдәм итә 19.03.2019

       26.  Гадәти тормышта уңай вакыйгалар, ләкин матбугатта тискәре хәбәрләр югары бәяләнә. Ни өчен? 12.03.2019

  1.   Татар матбугатының теле кайчан ачылыр? 05.03.2019

 

Без бу проектта дәүләт басмаларына да, мөстәкыйль гәзитләргә дә күзәтүләр ясыйбыз. Аларның редакцияләре бу сәхифәләрне үз интернет сайтларына куярлар, үз укучыларына безнең бәяләрне, критерийларны җиткерерләр дип өметләнәбез.

Менә хәзер вакытлы матбугатка язылу компаниясе бара. Нигә әле узган айлардагы медиавакыйгаларны булачак әбүнәчеләргә ишеттермәскә?

Татарстанда чыгучы район газеталарыннан, күзәтүгә эләкмәгән башка кайбер басмалардан үпкәләү-шикаятьләр көтәбез.  телевидение, радио, интеренет басмалары белән эшләргә теләк бар.  Хәтта тәнкыйть сүзләре әйтелсә дә, ялгышларыбыз булса да, үзегезнең  басмаларда җитешсезлекләр очраса да, һич куркыныч түгел. Хаталарны төзәтеп була. Мондый тапшырулар  милли матбугатка менә дигән реклама ич!

Ә милли оешмалар өчен татар мәгълүмат мохитенең иң зур вакыйгаларын белү файдалы булыр. Татарчамы, русчамы, инглизчә, төрекчә яки финчәме ул, татар мохитен яктырткач, безнең милли тормышка тәэсир итә.  Ә менә интернетта, экранда, матбугат битләрендә чагылмаган вакыйгалар бөтенләй булмады дип саналырга, хәтта онытылырга мөмкин.

Район газеталары, Татарстандагы куәтле «Яңа гасыр», ВГТРК телеканаллары, «Болгар», «Татар  радиосы» һәм  төбәкләрдәге аз санлы  телевидение, радио тапшырулары да видеокүзәтүләргә, рекламага лаеклы түгелмени? РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә чыгучы медиа чыганаклар безгә мөрәҗәгать итсә, аларның хезмәтен милли мәгълүмат мохитендә бәяләр идек. Башка экспертлар да үз бәяләрен,  кызыклы вакыйгалар, проектлар,  талантлы  коллегалар турында хәбәр, видеоблог, кечкенэ клип җибәрсәләр, без каршы булмас идек.

   Без ни өчен  матбугат, милләт дип өзгәләнәбез соң?

Беренчедән, матбугат — милли телләрнең, туган телнең яшәү мохите. Фикерләр тарату, мәгълүмат кырында очрашу әсбабы.

Икенчедән, өченчедән, унынчыдан… шул бер үк сәбәп һәм максат: Ижау шәһәрендә 10 нчы сентябрь көнне үзен яндырган удмурт галиме Альберт Разин нәрсә теләсә, без дә нәкъ шуны телибез. Милләтебез яшәсен, туган телебез исән калсын, аның бер телдән ким җире юк. Без моны беләбез, моңа ышанабыз.

Удмурт галиме Альберт  Разин башка түрәләргә  өмет итмичә, депутатларга,  аерым шәхесләргә хат язып калдырган. Татарлар да туган телебезне яклап Казанга, Мәскәүгә хатлар, мәкаләләр җибәрәләр, төрле мөнбәрләрдән чыгыш ясыйлар. Матбугат күзәтүләребезнең аермасы шунда: без зур түрәләргә, дәүләткә түгел, ә сезгә, милли зыялыларга, милли хәрәкәткә, гомумән халыкка мөрәҗәгать итәбез. Иҗтимагый һәм милли аңга таянырга телибез. Шуңа күрә без, Альберт Разин фаҗигасын аңласак та, аның хисләрен ихтирам итсәк тә, шырпыга һәм бензинга тотынмыйбыз. Безнең бурычыбыз, ниятебез әле үтәлмәгән. Ниндиләр соң алар?

Булган мәктәпләрдә туган телне укытырга үз балаларыбызны, оныкларыбызны кертеп утыртмадык бит әле. Басылган китапларны, гәзит-журналларны укырга күнектермәдек әле, үзебезнең телевидениене, милли интернетны  карарга, радиоларыбызны тыңларга кирәклеген төшендерә алмадык.

Әйе, милләтне оештыру, милли яшәешкә өйрәтү  бик кыен эш булып чыкты. Иң башта татар кешесен, туган телен белгән  татарны икенче кардәшен, милләттәшен очраткач, үз телендә эндәшергә өйрәтәсебез бар. Бусы да җиңел түгел! Үз авыл- калаларыбызда, үз урамыбызда, үз балабызга үзебезчә эндәшү,  шифалы милли тәрбия бирү…Күпме укытучы, күпме нашир, журналист, мөхәррир, программа белгече, компьютерчы бар бездә. Үз медиачараларыбыз аша шушы гади генә максатка ирешә алсак икән!..

Рухи яктан камилләшү өчен барган бу эчке, рухи җиһатта «Юаннар көзгесе» видеокүзәтүләре  эзсез калмас дип ышанабыз. 5-10 минутлык шушы «вәгазьләрне» башкаларга таратырга тырышыгыз! Үзегез дә кызыклы медиакүчтәнәчләр җибәрегез!

Матбугат, мәгълүмат агымы һәрвакыт яши,  милләт тортышын чагылдыручы бу ельязмалар беркайчан да искермәячәк.

Бары тик йөрәкләребез генә янсын, төпле фикер һәм гыйлем безнең юлыбызны яктыртсын! 

  Үзебез теләсәк, милләтебез  һичшиксез яшәячәк.

 

 

 

 Сәхифәне «Дөнья» студиясе хезмәкәрләре алып бара:

 Римзил Вәлиев — модератор һәм мөхәррир;

Марсель  Масәгутов, Рәфис Нуруллин — видео төшерү, режиссура.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*