tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Республика ифтары чын мәгънәсендә халыкчан булачак: киңкүләмле авыз ачу мәҗлесен уздыруга акча җыю игълан ителде
VII Республика ифтары чын мәгънәсендә халыкчан булачак: киңкүләмле авыз ачу мәҗлесен уздыруга акча җыю игълан ителде

VII Республика ифтары чын мәгънәсендә халыкчан булачак: киңкүләмле авыз ачу мәҗлесен уздыруга акча җыю игълан ителде

2019 елның 25 маенда Изге Рамазан аенда Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе – VII Республика ифтарына җыелачак. Быел ифтар «Казан Арена» стадионында узачак һәм беренче тапкыр «бер өстәл артына» 15 мең кешене җыячак. Шулай ук ифтарны оештыручылар барлык теләүчеләр өчен чараны уздыруга акчалата өлеш кертү мөмкинлеген булдыру турында карар кабул итте. Ачык режимда акча җыю хакында игълан итү карары мәҗлес кунакларының моңарчы күрелмәгән саны белән генә түгел, нигездә, киң мөселман җәмәгатьчелегеннән кабул ителгән күпсанлы үтенечләр белән бәйләп аңлатыла: Аллаһ Илчесе ﷺ хәдисендә әйтелгәнчә, «Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тотучы алган савапларга ия булыр, моннан тыш ураза тотучының савабы бер дә кимемәс. Ураза тотучыны ашату – гөнаһларның кичерелүе, җәһәннәм газабыннан котылу өчен сәбәп булыр. Аллаһы Тәгалә ураза тотучыны ашаткан кешене сыегайтылган сөт, бер хөрмә җимеше яки бер йотым су белән бүләкләр. Ә ураза тотучыны туйганчы сыйлаучыны Аллаһы Тәгалә “Чишмәмнән су эчерермен” дип вәгъдә итә, һәм шуннан соң ул кеше Җәннәткә кергәнчегә кадәр беркайчан да сусау хисен тоймаячак».

Моңа кадәр республика ифтары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, “Казан Арена” стадионы дирекциясе һәм берничә спонсор тырышлыгы белән үткәрелде. Хәзер VII Республика ифтары чакырылган кунаклар исемлеге буенча гына түгел, аны оештыруга җәмәгатьчелекнең күпләп җәлеп ителүе белән дә чын мәгънәсендә халыкчан булачак.

Традицион рәвештә авыз ачу менюсы үз эченә кипкән җимешләр, җиләк-җимеш, су, сок, пылау, кәнфит, печенье һәм татар милли ризыкларын ала. Аш-су әзерләү өчен берничә тонна ит, дөге, яшелчә, җиләк-җимеш, кипкән җиләк-җимеш, берничә мең литр шешәле су сатып алына. Бер порция бәясе – 500 сум. Шул рәвешле, ураза тотучы кардәшен авыз ачтырасы килгән һәркемнең шушы күләмдә акча күчереп, моның өчен зур әҗер-савап алу мөмкинлеге бар. Шунысы мөһим: мөмкинлеккә карап, акчаны күбрәк тә, азрак күчереп була. Республика ифтарын оештыруга акчалата өлеш кертү өчен “Ифтар” сүзен язып, 7715 номерына смс җибәрергә кирәк. Бәясе – оператор тарифына бәйле рәвештә, якынча 50 сумны тәшкил итә, смста башка сумманы да күрсәтеп була. Мәсәлән: «Ифтар 500» яки «Ифтар 1000».

Шулай ук iftar.tatar сайтында теләгән һәркем проектның тарихы, узган чараларның фото һәм видео архивы белән якыннан таныша һәм MasterCard, VISA, Яндекс.Деньги кебек билгеле түләү системалары аша матди ярдәм күрсәтә ала.

Моннан тыш, быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк меңгә кадәр волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Оештыручылар волонтерлар җыюны дәвам итә. Хәзерге көндә барлыгы 800дән артык волонтер теркәлү узды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*