tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Республика ифтары: инде 500дән артык волонтер теркәлгән! Сез дә кушылыгыз!
VII Республика ифтары: инде 500дән артык волонтер теркәлгән! Сез дә кушылыгыз!

VII Республика ифтары: инде 500дән артык волонтер теркәлгән! Сез дә кушылыгыз!

VII Республика ифтарын оештыру һәм уздыру эшләрендә катнашырга теләүчеләрдән барлыгы 500дән артык гариза кабул ителгән. Волонтерларны теркәү дәвам итә.

Искәртеп узыйк: Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге чара 25 майда “Казан Арена” стадионында узачак. Бу көнне намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак. Быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 1000 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Волонтер булу өчен форманы тутырырга кирәк. Теркәлү 24 майга кадәр дәвам итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18.

Хәзерге вакытта волонтерлар төркемнәренең координаторларын әзерләү буенча да актив эш алып барыла.

VII Республика ифтары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм “Казан Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә, оештырыла. Чарада традицион рәвештә Татарстанның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре, чит илләр консуллары, республиканың һәм Россиянең башка төбәкләренең дин әһелләре, православие һәм католицизм руханилары, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнары: күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр катнаша. Моннан тыш, ел саен ифтарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*