tatruen
Баш бит / Слайдер / VIII Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул итү башланды
VIII Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул итү башланды

VIII Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул итү башланды

2019 елның 12 июленнән 19 июленә кадәр Болгарда VIII Мөселман яшьләре форумы узачак. Ел саен уздырыла торган слет быел Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Коръән тәфсире елына багышлана. Форумның төп темасы Коръан булачак.

Форумда катнашырга 18 яшьтән алып 30 яшькәчә булган яшь мөселманнар чакырыла. Форум кысаларында лекцияләр, дәресләр, дөньякүләм танылган шәхесләр белән очрашулар оештырылачак. Тирән белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне бай күңел ачу өлеше көтә: тренинглар һәм мастер-класслар, дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, шулай ук интеллектуаль һәм спорт уеннары.

Традиция буенча форум борынгы Болгар палаткалы шәһәрчеге территориясендә урнашачак. Форумда катнашу өчен кирәк:

1. Сылтама буенча кереп, теркәлү узарга һәм гаризаны тутырырга.

2. Оештыручылар ни өчен нәкъ менә сезне алырга тиеш дигән темага мәкалә язарга һәм аны социаль челтәрләрдә #фмм_8 хэштегы белән урнаштырырга.

3. Язмада VK @forummuslimmol; Instagram @muslimmol дип билгеләргә.

Катнашучының профиле ачык булырга тиеш, алайсам аның язмасын эзләп булмаячак.

Гаризалар 2019 елның 7 июленә кадәр кабул ителә. Форумга бару хакы 1000 сумны тәшкил итә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*