tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Виталий Мутко Казанда ТАССРның 100 еллыгына әзерлеккә багышланган утырыш үткәрә
Виталий Мутко Казанда ТАССРның 100 еллыгына әзерлеккә багышланган утырыш үткәрә

Виталий Мутко Казанда ТАССРның 100 еллыгына әзерлеккә багышланган утырыш үткәрә

Россия вице-премьеры Виталий Мутконың иртәгә Казанга ясаячак визитының төп вакыйгаларыннан берсе ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы булачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Көн уртасында Виталий Мутко Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырачак.
«Оештыру комитеты РФ Президенты указы белән төзелде. Аның рәисе итеп вице-премьер Виталий Леонтьевич билгеләнде. Республикада ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек 2015 елда ук башланды. Бездә шулай ук үзебезнең республика оештыру комитеты формалаштырылды, ул да чаралар планын үтәү буенча утырышлар уздыра», – дип ачыклык кертте Лилия Галимова.

100 еллык кысаларында «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасын яңа форматтагы Милли китапханә статусында ачу күздә тотыла. Республиканың барлык районнарында истәлекле скверлар һәм паркларга нигез салыначак, ә KazanSummit икътисади форумы билгеле бер темага багышлап үткәреләчәк. Россия Банкы – истәлекле акча, Россия Почтасы конверт һәм почта маркасы чыгарырга планлаштыра. Аларны иртәгә оештыру комитеты әгъзаларына тәкъдим итәчәкләр.

Утырышка кадәр вице-премьер «Весна» торак комплексында булачак. Аңа шулай ук җирле күпфункцияле үзәкләрнең берсе буйлап экскурсия үткәрәчәкләр.

Динара Прокопьева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*