tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү турында указны имзалаган
Владимир Путин Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү турында указны имзалаган

Владимир Путин Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү турында указны имзалаган

Татарстан башкаласындагы “Казан” һәм Түбән Камадагы “Бигеш” халык аэропортларына яңа исемнәр биреләчәк. РФ Президенты Владимир Путин әнә шул хактагы указны имзалаган. Документ хокукый мәгълүматлар порталына урнашкан.

Моннан ары “Казан” аэропорты – татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай, “Бигеш” исә “Нижнекамскнефтехим”ның элеккеге директоры, СССРның химия һәм нефть эшкәртү министры Николай Лемаев исемен йөртәчәк.

РФ Президенты указында барлыгы 44 аэропорт телгә алына. Әйтик, Мәскәүдәге Внуково аэропорты – Андрей Туполев, Домодедово – Михаил Ломоносов, Шереметьевао исә  Александр Пушкин исемен йөртәчәк.

Билгеле булганча, аэропортларга яңа исем бирү буенча “Россиянең бөек исемнәре” бәйгесе узган елның октябреннән декабрьгә кадәр узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*