tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Волгоград сәхнәсендә “Су анасы”
Волгоград сәхнәсендә “Су анасы”

Волгоград сәхнәсендә “Су анасы”

Волгоград өлкәсе татар милли мәдәни мохтарияте шәһәрнең Яшь тамашачылар театрында татар балалары өчен яңа ел бәйрәмен уздырды. Кичәгә өлкәнең төрле почмакларында яшәүче татар балалары җыелды.

Бәйрәмнең төп бизәге – Су анасы булды.  Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” әсәре ата-аналар һәм балалар тарафыннан сәхнәләштерелде. Су анасын – Элина Котова башкарды.

Шулай ук театр сәхнәсендә балалар җыр, бию, нәфис сүз буенча үз сәләтләрен дә күрсәтте.

Волгоград шәһәре татар мохтарияте бәйрәм кичәсен оештыручыларга, спектакльне сәхнәләштерүчеләргә, үзешчән артистларга һәм ярдәм итүче ата-аналарга үзләренең олы рәхмәтен белдерә.

Социал челтәрдәге Волгоград шәһәре татар мохтарияте сәхифәсеннән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*