tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «WorldSkills» чемпионатында алтын медальгә лаек булган бертуган Нуруллиннар: «100 генә түгел, 200 процентка эшләргә туры килде»
«WorldSkills» чемпионатында алтын медальгә лаек булган бертуган Нуруллиннар: «100 генә түгел, 200 процентка эшләргә туры килде»

«WorldSkills» чемпионатында алтын медальгә лаек булган бертуган Нуруллиннар: «100 генә түгел, 200 процентка эшләргә туры килде»

Бертуган Фаил һәм Ирек Нуруллиннар – «WorldSkills» Милли чемпионатында тимер эшкәртү буенча беренчелекне яулаган абый һәм эне. Алар белән уңыш серләре, ике ел рәттән яуланган алтын һәм нәселдән килгән һөнәр турында сөйләштек.

– «WorldSkills» хәрәкәтенә ничек килеп кушылдыгыз, егетләр?

Фаил Нуруллин:
– Узган елны, беренче курста укыганда көллиятебезнең (Казан авиация-техник көллияте) шушы хәрәкәткә кушылырга җыенуын хәбәр иттеләр. Теләге булган һәм кызыксынганнарга килеп язылырга гына кирәк иде. Барысы да менә шуннан башланды. Мин аңа кадәр дә тимер һәм агач эшкәртү белән кызыксына идем инде. Язылдым, берничә көннән безне «WorldSkills» мәйданчыкларына экскурсиягә алып бардылар. Андагы мохит бик ошады, һәм мин, әти-әниемнең ризалыгы белән әзерлекләргә йөри башладым. Ике-өч атнадан Екатеринбургка беренче ярышка бардым. Аннан өченче урын белән кайттым. Аннан – «WorldSkills» төбәкара этабы, аннан финал… Шулай итеп, 2019 елгы чемпионатта металл эшкәртү буенча яшь катнашучылар (юниорлар) арасында беренче урында калдым. Быел да шушы ук юлны үтәргә, җиде ай буе әзерләнергә һәм кабаттан беренчелекне яуларга насыйп булды. Тик бу юлы төп компетенциядә.

Ирек Нуруллин:
– Мин 2019 елның сентябрендә генә килеп кушылдым. Әлбәттә, бу хәрәкәт белән кызыксынуымның сәбәпчесе абыем булды. Аны күреп, кызыгып, үз көчемне сынарга булдым. Ел буена сузылган әзерлекләр, җыеннар, төбәк этабы һәм соңыннан – милли чемпионат. Яшермим, теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен катлаулы, озын юл үтәргә туры килде. Абыемның уңышын кабатладым, тик аны куып тотып, узып китү өчен эшләргә дә эшләргә әле. Ике тапкыр чемпион калган кешене!

– Икегез дә бер юнәлеш – металл эшкәртү белән кызыксынасыз. Каян килә соң бу кызыксыну?

Фаил:
– Нәселдән. Бабабыз – төзүче һәм балта остасы. Әтиебезгә дә күчкән бу һөнәр, ул да – төзүче. Шушы һөнәр буыннан-буынга күчсен дип, мине берәү дә мәҗбүриләп эшләтми, әлбәттә. Үзем кызыксына башладым, бик яратып эшлим.

– Быелгы чемпионатның форматына да тукталыйк инде. Бер уйласаң, күнектек кебек, шулай да, онлайн эшләү кыен булмадымы?

Ирек:
– Уңайлыкларына караганда, кимчелекле яклары күбрәк. Үзең ияләнгән мохиттә, үз диварларың артында эшләү – шул ягы гына ошады. Көндәшләрнең ничек эшләвен күреп булмый, ә нәтиҗәләрне алдан чамалыйсы килә! 100 генә түгел, 200 процентка эшләргә туры килде.

Фаил:
– Рухи яктан көч биреп торганнары өчен якыннарыбызга, бар яклап та ярдәм иткәне өчен остазыбыз Салават Җамалиевка бик рәхмәтле без!

– Киләчәгегезне бу өлкә белән бәйләргә телисезме?

Фаил:
– Әлегә әйтү кыен. Тик киләчәгем агач һәм тимер белән бәйле булыр дип торам.

Ирек:
– Мин дә әлегә төгәл генә әйтә алмыйм. 16 яшемне генә тутырам. Тик бу өлкәдә осталыгымны арттырырга җыенам.

Лилия Гыймазова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*