tatruen
Баш бит / Яңалыклар / WorldSkills җиңүчеләре Президент белән очрашты
WorldSkills җиңүчеләре Президент белән очрашты

WorldSkills җиңүчеләре Президент белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә WorldSkills Russia илкүләм чемпионатында җиңүгә ирешкән һәм призлы урыннар яулаган егет-кызлар белән очрашты.

Татарстан быелгы чемпионатта төбәкләр арасында беренче урынга лаек булды. Республикадан 206 конкурсант финалда 158 компетенция буенча көч сынашты. Безнекеләр 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль яулады.

Рөстәм Миңнеханов бу җиңүне гаять зур көч һәм күпсанлы күнегүләр нәтиҗәсе дип атады«Татарстан позицияләрен ныгытты. Без Мәскәү белән дә, башкалар белән дә көрәшергә лаеклы», – дип искәртте ул һәм экспертларга, остазларга, педагогларга, шулай ук уку йортлары җитәкчеләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*