tatruen
Баш бит / Яңалыклар / X Казан мөселман киносы фестивалендә катнашырга теләүчеләрне теркәү тәмамланды
X Казан мөселман киносы фестивалендә катнашырга теләүчеләрне теркәү тәмамланды

X Казан мөселман киносы фестивалендә катнашырга теләүчеләрне теркәү тәмамланды

1 июльдә Казанда үтәчәк X Халыкара мөселман кинофестивалендә катнашырга теләүчеләрдән гаризала кабул итү тәмамланды. Оештыру комитеты быел 56 илдән 500 заявка алды. Юбилей форумы программасы 1 августка кадәр эшләнәчәк. Конкурс программасына төрле номинацияләрдәге 50 фильм алыначак. Теге яисә бу сәбәп белән төп программага узмаган фильмнардан конкурстан тыш программа төзеләчәк.

Фестиваль 5 – 11 сентябрьдә узачак.

Конкурс программасыннан тыш кинематография әһелләре осталык дәресләре бирәчәк, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*