enrutat
Баш бит / XXI гасыр татар яшьләренә милләт кирәкме?
XXI гасыр татар яшьләренә  милләт кирәкме?

XXI гасыр татар яшьләренә милләт кирәкме?

2018 елның август башында Казанда үтүче VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында 7 юнəлеш (“Бизнес”, “Тарихи хəтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мəдəният”, “Гаилə һəм тəрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа”) буенча бәхәс  мəйданчыклары эшлəячəк. 1000 татар егет-кызлары бергә җыелгач, туган тел, мәдәният, гореф гадәтләр, милли тәрбия темалары игътибардан читтә калмас мөгаен. Татар милләтенең, Татарстан Республикасының язмышы  турында бүгенге яшьләр карашы бик мөһим.

Бөтендөнья татар конгрессының  «Хәтер-хәтирә» сәхифәсендә 2010 елның августында татар яшьләренең IV форумы уңаеннан яздырылган түгәрәк өстәл сөйләшүе «Азатлык» радиосының Казан бүлегендә яздырып алынган һәм эфирга чыккан. Анда әйтелгән фикерләр 8 ел үткәч тә актуаль булып калганмы? Әңгәмәдә  хәзер дә яшьләр җитәкчесе Тәбрис Яруллин һәм Голназ Бәдертдин, Руслан Айсин, Дамир Шәйхетдинов, Марсель Сәлимов кебек  шәхесләр катнаша. 2010 нчы елның 30 августында үткән бу әңгәмәне радионың элекке Казан бүлеге мөдире,  хәзер татар конрессының интренет порталында эшләүче «Дөнья» студиясенең баш мөхәррире Римзил Вәли алып бара.


Римзил Вәли.
Бөтендөнья татар яшьләренең форумы тәмамланды. 550ләп егет һәм кыз менә 4 нче тапкыр инде Казанга җыелып, уртак кызыксынулар, уртак өметләр турында сөйләште. Әлбәттә яшьләр очрашкан җирдә танышу, җыр, биюләр, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге яңалыклар белән кызыксынулардан башка булмый.

Кунакка килгәч, Казан белән сокланып, популяр җырчыларны тыңлап, кәеф күтәреп кайту да табигый.   Ләкин татарларның милли дәүләтләре XVI гасырда җимерелгәннән соң, таяныч булырлык дәүләт һәм хөкүмәт нигезләре кайчан булган соң? Бары тик XX гасырның 90 нчы елларында татарларны ата-бабалар җирендә һәм милли терелү идеясе тирәсендә туплау хәрәкәте башлангач кына, милләттәшләр Казанны рәсми рәвештә күрә һәм ишетә башлады.

Бүгенге  мәгълүмат мохитендә Татарстанның мөстәкыйльлеген юкка чыгару, президент атамасын үзгәртү хәбәре татарларга ничек тәэсир итә соң?

“Азатлык”ның Казан студиясендә яшьләр форумы җитәкчеләренең кылларын чиерткәләп карадык. Татарстан җитәкчесе нинди сүз белән аталырга мөмкин? Руслан Айсин, Гөлназ Бәдретдин, Марсель Сабиров, Тәбрис Яруллин һәм Дамир Шәйхетдинов бу мәсьәләгә битараф түгел.

Уйлашыйк әле, әгәр дә президент дигән сүз булмаса, аны нинди сүзләр белән алыштырып булыр иде? Мәсәлән, юлбашчы, илбаш, губернатор, хан…

Руслан Айсин

Марсель Сабиров. Минемчә, безгә татар һәм төрек телләрен якынайтырга кирәк. Бәлки, төрек сүзләрен кертергә кирәктер. Мәсәлән, баш-бакан – премьер-министр дигән сүз.

Руслан Айсин. Президент сүзе дә урыс сүзе түгел.

Римзил Вәли. Әйдәгез, татар сүзен кушыйк, ягъни глава республики, кызык, татарча ничек булыр иде икән?


Марсель Сабиров. Бөтен төрки дөньясына таныш булган сүз кирәк. Иң алга киткән дәүләтләрнең берсе – Төркия. Шуның өчен аларга карарга кирәк.

Руслан Айсин. Аларда да президент бит.

Римзил Вәли. Мин һәрвакыт президент урынына илбашы дигән сүзне әйтәм. Шул сүзне хуплыйсызмы? Әйе, бөтенегез дә хуплыйсыз икән. Димәк, мондый эзләнү дә булырга мөмкин.

Дамир Шәйхетдинов. Алай булса, ил дигән сүзгә дә ачыклык кертик.

Римзил Вәли. Ил сүзе халык дигән мәгънәгә якын. Ул безнең халкыбыз яшәгән төбәк. Күңелебездә яшәгән дәүләтчелек фикере дә шул сүздә.

Руслан Айсин. Мин хәзер элитага мөрәҗәгать итәм, әгәр дә басым ныгый икән, бәлки безгә референдум уздырырга кирәктер? 1992 елда референдум уздырдык, декларацияне теркәттек. Димәк, моңа халыкның да ихтыяҗы булды.

 Тәбрис Яруллин. Бәлки безгә бер адым алдан барырга кирәктер. Нәрсәдер булганга реакция – бу үткән заман технологияләре. Хәзер алдан күреп эш итәргә кирәк.

Римзил Вәли. Берничә ел элек Тува республикасы референдум үткәрде. Анда “Президент булсынмы, юкмы?” дигән сорау иде. Аларның да тиз генә биреләсе килми. Ягъни республиканың җитәкчесе була, аны бөтен халык тыңлый. Мәскәү аны халыкның тулы вәкиле итеп таныса, булган инде. Минем президент дигән исемгә исем китми. Холдингларның, академияләрнең җитәкчеләре дә президентлар бит.

Дамир Шәйхетдинов. Чит илләргә президент яисә губернатор булып чыгуның да аермасы бар. Мәсәлән, губернатор булса, без Мәскәүдән рөхсәт алырга тиеш. Илчелек тә, вәкиллек тә тота алмыйбыз. Бу мәсьәләнең юридик яклары да бар.

Руслан Айсин. 20 ел эчендә без зур уңышларга ирештек. Милли үзаңыбыз да үсте. Мин үземне суверенитет баласы дип саныйм. Декларация кабул итү миңа зур мөмкинлекләр тудырды. Мин татар гимназиясендә укыдым, татар газетларын укыйм. Без бу уңышларны бирмәскә тиеш. Һәрбер халык үз мәнфәгатьләрен яклый.

Башкортстанда вәзгыять башка. Башкортларның күпчелеге Башкортстанда яши. Татарлар бөтен Русиядә мөһим фактор. Чөнки 75% татар Татарстаннан читтән яши. Төбәкләрдәге җәмгыятьләр  көчле.

Дамир Шәйхетдинов. Чеченнар да бу юл белән барырга ниятләнгән иде. Алар кечкенә халык, ләкин һәрбер шәһәрдә 20-30 чечен булса, алар тупланып үзара тату яшиләр, милләттәшләренә ярдәм итәләр. Ә бит Татарстан конституциясенең 14 нче маддәсендә “Татарстан Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләренә ярдәм итәргә тиеш” дип язылган.

Тәбрис Яруллин

Президент статусы булмаса, аннан республика статусын да бетерерләр. Чишендерә башласалар, аннары шәрә каласың. Әгәр дә без үз сүзебезне әйтмәсәк, безнең өчен аны беркем дә әйтми. Чөнки элита бераз четерекле хәлдә, алар куркып та калалар, бөтен әйберне әйтә дә алмыйлар. Ә без әйтә алабыз.


Тәбрис Яруллин.
Минемчә, 2010 нчы елның октябрь аенда узачак җанисәп тә үз фикеребезне әйтергә мөмкинчелек бирәчәк. Һәрбер татар булып язылган кеше безнең суверенитетка, әле таянып торырлык нигезгә – Татарстанга карата да үз фикерен белдерәчәк.

Гөлназ Бәдретдин. Әлбәттә, суверенитетның яхшы яклары булды. Акыллы татар яшьләре буыны үсеп чыкты. Чит төбәкләрдә яшәгән татарлар уянды. Тик шунсы бар, чит төбәкләрдә яшәгән яшьләрнең күпчелеге суверенитетның нәрсә икәнлеген аңлап бетерми.

Гөлназ Бәдретдин

Руслан Айсин. Минемчә, без яһүдләр кебек эшләргә тиеш. Алар Израильне күңел тарткан бай җир, ягъни “земля обетованная” дип йөртәләр. Хәтта Камчаткада яшәгән яһүд тә Израильгә үз өлешен кертергә дип йөри. Барсы да туган иле өчен эшли. Безгә дә республика һәм аның махсус статусы булмаса милли-мәдәни үсеш булмаячагын аңлатырга кирәк.

Римзил Вәли. Ә Әрмәнстаннан читтә яшәүче әрмәннәр ил бюджетыннан да күбрәк акча җыялар икән.

Руслан Айсин. Шарль Азнавур: “Әгәр дә син чын әрмән икән, син Әрмән дәүләтенә һичшиксез ярдәм күрсәтергә тиеш”, дип әйтте. Без дә шулай, әгәр дә без татар икәнбез, Татарстанга ярдәм күрсәтергә тиешбез.

Римзил Вәли. Миллионерлар да сезнең кебек фикерләсә иде…

Дамир Шәйхетдинов. Социологик яктан күзәткәндә, 90нчы еллардагы милли күтәрелеш булган вакытта милли хәрәкәттә кемнәр иде? Авылдан чыккан бер буын иде. Хәзер бу буын алышынды. Милли хәрәкәткә шәһәрдә үскән яшьләр килде. Шәһәр тәрбиясен, шәһәр авырлыкларын күргән яшьләр элита булып китсә, ул вакытта нәтиҗәләре дә икенче булачак.

Римзил Вәли. Соңгы вакытта милли тормыш гаҗәеп хәлдә. Бер яктан караганда, татар мәдәнияте, мәгълүмат чаралары, уку йортлары гөрләп тора. Археологлар җир актара, һәйкәлләр тергезелә, милләтнең бай һәм катлаулы тарихы языла. Меңнәрчә фидакарь шәхесләр мәдәнияткә, мәгърифәткә көч сала. Китаплар, спектакльләр, фильмнар иҗат ителә, концерт-тамашалар, элегрәк онытыла башлаган Сабан туйлары, төрле бәйрәмнәр гөрли, яңа төзелгән мәчетләрдә азан-вәгазьләр яңгырый.

Айрат Файзрахманов

Икенче яктан караганда, милли гавәмдә ниндидер сүлпәнлек, гамьсезлек, битарафлык сизелә. Милли телдә сөйләшүчеләр, укый-яза белүчеләр сирәгрәк очрый. Узган гасырның туксанынчы елларында Казан университетының татар филологиясе бүлегендә кабул итү бәйгесендә бер урынга 10-14 кешегә җиткән иде. Хәзер исә 30 кешелек бер төркемне тутыру кыенлаша. Мәскәүдә, Төмәндә, Ижауда ачылган татар бүлекләре шул ук сәбәптән ябылды яки сүнеп баралар. Уфадагы ике югары уку йортының татар бүлекләре дә кыенлыклар кичерә. Бушка югары белем алырга теләүчеләр юк!

Гөлназ Бәдретдин. Татар басмаларының тиражлары төшү, теле-радиотапшыруларның рейтинглары артмау аларның тәэсирен киметә, бу тармакта эшләүчеләрне авыр хәлгә куя. Милли оешмаларның җыеннарына, мәдәни чараларга йөрүчеләр арасында күбрәк урта һәм өлкән буен вәкилләре.

Митинг һәм пикетлар, корылтайлар әле күптән түгел генә мәйданнарда, зур залларда гөрли иде. Аларны оештыручылар, мөнбәрдән чыгыш ясаучылар инде 70-80 яшькә җитте. Милли хәрәкәттә сәләтле, яңа фикерле яшьләр күренгәләсә дә, алар бик аз.

Милләтләрнең йөзе югалу, туган телнең сирәк кулланылуы, татар гаиләләрен дә яшь-җилкенчәкнең ата-аналары белән урысча аралашуы торган саен ешрак күзгә ташлана. Хәтта ураза аенда да аракы сату кимемәгән татар авыллары бар. Үтереш-суеш, урлашу-көчләү, наркомания турында сөйләүче криминаль хроникада, ни кызганыч, милләттәшләребез дә очрый.

Руслан Айсин. Гадәттәгечә, Русиядә сәяси актив кешеләр бик аз. Ләкин татарларда сәяси активлык соңгы 20-25 елларда терелә, халык күтәрелә башлады.

Римзил Вәли. 20 ел элек башкача иде. Митинглар, мөрәҗәгатьләр, әгәр дә газетта ялгыш фикер яңгыраса, чәчрәп килеп җитәләр, безнең радиога шалтыраталар, плакатлар күтәреп, парламент каршына бара иделәр. Ә хәзер ул юк. Төшенкелек заманымы?

Руслан Айсин. Реакцион процесслар бара. Ул гадәти, табигый әйбер. Инкыйлап үз балаларын ашый диләр. Бәлки, бу декларация үз балаларын ашап бетергәндер. Алар урынына татар яшьләре килергә тиеш. 20 ел дәвамында без яңа милли карашлы яшь буын тәрбияли алдыкмы? Әйе, дөрес, без күбрәк мәдәният, җыр-бию белән мавыгабыз. Мәдәниятне барлау һәм үстерү өчен сәясәт кирәк. Минемчә, сәясәт – бу әйберләрнең нигезе. Әгәр без Татарстанның махсус статусы булуын телибез икән, читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтү өчен телебезне, гореф-гадәтләребезне, гомумән яшәеш системабызны саклап калу һәм үстерүдә сәяси нигез кирәк.

Әгәр дә 20 ел элек декларация кабул ителмәсә, бүгенге барлык уңышлар да булмас иде дип уйлыйм. Чөнки Советлар заманында Татарстан артта калган автономияләрнең берсе иде. Киресенчә, Мәскәү союздаш булган республикаларга булышлык күрсәтә иде. Казакъстанга, Таҗикстанга, Кыргызстанга бәйсезлек күптәннән бирелгән дигән фикер дә бар.

Римзил Вәли. Элегрәк кайбер халыкларның дәүләтчелек турында күзаллаулары чамалы булган. Ләкин хәзер аларны СССРга кире кертеп булмас, кыен булса да, ач торсалар да, ирекләрен бирергә теләмәсләр.

Ә нишләп без Татарстанның декларациясен, хәтта президентның үзен бетерәбез дигән сүзләр яңгыраганда тыныч кына утырабыз соң?

Руслан Айсин. Бездә бөтен нәрсә дә бар, байлык, театрларыбыз бар, дип әкрен генә пассивлаша барабыз. Әлбәттә, әгәр дә синең фатирың, машинаң бар икән, сиңа башка бернәрсә дә кирәкми. Син уртача сыйныфка әвереләсең.

Дамир Шәйхетдинов.Руслан әфәнде Урта Азия республикалары турында әйтеп узды. Ләкин халык хәрәкәте һәм дәүләт җитәкчеләренең позициясен аерып карарга кирәк. Әлбәттә, халык һәрвакыт үз мәнфәгатен якларга тиеш. Милли оешмалар булганда гына милли үзаң була. Без халыкмы, милләтме икәнлекне карарга тиешбез. Әлбәттә, халыкка дәүләт тә, президент та кирәк түгел. Ә милләткә бөтен атрибутлар да кирәк. Халык ул пассив нәрсә.

Римзил Вәли. Әңгәмә башында Руслан Айсин инкыйлап үз балаларын ашый дигән сүзләр әйтте. Бәлки ул бу сүзләрне ялгыш ычкындыргандыр. Декларация беркемне дә ашамый. Декларация нигезендә без үстек һәм сез монда утырасыз.

Күз алдында президентлыкны бетерәләр. Безнең профессиональ милләтчеләребез, милләтче булу өчен эш хакын алучылар кая икән?

Тәбрис Яруллин. Мин сезнең сүзләрне яклап әйтмәкче идем. Берьяктан, Декларация кабул ителгән вакытта булган кискен милләтчеләр, актив кешеләрнең буыны үтеп бара дисәм, үпкәләмәсләр инде. Без барыбыз да суверенитет җимешләре.

Мин үзем декларация кабул ителгәннән соң беренче булып ачылган татар гимназиясендә укыдым. Татар-төрек лицейлары – бу суверенитет нәтиҗәләре. Үз вакытында татар-төрек лицейлары ябылганда беренче чиратта укучыларның әти-әниләре каршы чыкты. Димәк, без нинди мохитта тәрбияләнгәнбез, без шушы мохитне яклап чыгачакбыз.

Быел да форум җыела. Төрле яклардан килүчеләр көтелә. Оештыручылар, форумны җитәкләп баручыларның күбесе шушы вәзгыятьтә тәрбияләнүче яшьләр.

Римзил Вәли. Форумда катнашучылар 20 ел элек кабул ителгән декларацияне ишетергә телиләрме?

Тәбрис Яруллин. Мин уйлыйм, катнашучыларга бу кызык булырга тиеш. Бию һәм җыр белән генә татар булып булмый бит. Дөрес, биюләрне дә, җырларны да белергә кирәк. Ләкин аның идеологиясе, эчтәлеге булырга тиеш.

Римзил Вәли. Бу декларация кабул ителгәндә, мөстәкыйллекне яклап имзалар җыйганда сезнең күбегез булмаган.

Тәбрис Яруллин. Без ул вакытта укый гына башлаган идек. Кайберәүләребез дөньяга да килмәгән иде.

Марсель Салимов. Ни өчен хәзер кешеләр республика президенты статусын бетермәс өчен урамнарга чыкмый? Чөнки хәзер кешеләргә башка әйберләр кирәк. Элек, 90 елларда кешеләр митингларга чыга иде. Башка замана килде. Күп укыган, дәрәҗәдә булган кешеләр урамнарга “президент статусын калдырыгыз” дип чыкмас.

Руслан Айсин. 90 елларда минем әнием милли хәрәкәттә катнашкан кеше. Унике-унөч яшемдә мин митингларда йөрдем, кайнадым. Ниндидер дәрт бар иде.

Римзил Вәли. Бәлки плакатлар арасында йокларга да туры килгәндер.

Руслан Айсин. Әйе, шулай. “Алтын Урда” газетын сатып йөргән чаклар да бар иде. Ул вакытта урта буын кешеләре аз күренә иде. Минемчә, без 20 ел эчендә яңа карашлы милли элитаны тәрбияли алмадык.

Римзил Вәли. Ә нәрсә соң ул элита? Спорт элитасы бар, сәнгать элитасы бар. Байлар да бар.

Руслан Айсин. Бер карасаң, бу бәлки элитадыр. Элитаның үз таләпләре бар. Минемчә, монда утырган кешеләрнең барысы да элита, милләтебезнең каймагы. Ә властька очраклы рәвештә эләккән кешеләр дә бар. Бу элита түгел.

Миңа калса, президентлык институтын бетерү – бу Татарстанга карата бара торган басым. Күбесе, бу бит символик әйберләр, дип әйтә. Әгәр дә Татарстанны Татария дип атасалар, миңа бу ошамый.

Бөтен әйбер символик әйберләрдән тора. Мәсәлән, Рамзан Кадыйров болай гына бер нәрсә дә әйтми. Димәк, Мәскәүдән, әйдә әле син, егет, әйтеп кара дигән сүз булгандыр. Без яшьләр форумында үзебезнең “Президент статусын калдырырга!” дигән позициябезне әйтәчәкбез.

Римзил Вәли. Сөйләшүдә элита вәкиле бар, ул — Гөлназ Бәдретдин. Әлеге вакытта “Кызыл Шәрыкъ” агрохолдингында икътисадчы булып эшләсә дә, ул билгеле кеше. Чөнки “Звезда Поволжья” газетында зур бәхәсләр уяткан мәкалә бастырган иде. “Мин Башкортстаннан килдем, күрдем мин Казаныгызны, бернинди татарлык рухы юк”, дигән иде. Карыйм, Гөлназ барыбер Уфага кайтып китмәгән.

Гөлназ Бәдретдин. Элитага килгәндә, нәрсә әйтәсем килә. Чиновниклар элита билгесе түгел. Милли элита ул — берничә тел белгән, милли җанлы, милләт өчен хезмәт итәргә әзер кешеләр. Татар-төрек лицеен тәмамлаган яшьләр дә элита. Чөнки алар татар мохитендә тәрбияләнгән. Яңа дулкын барлыкка килде. Яшь шагыйрьләр дә бар.

Суверенитетка, президентка килгәндә, миңа ул кагылмады. Башкортстан суверенитет алганда, башкортлар өчен күп нәрсә эшләнде. Башкортларның үсешенә күз салып, мин Татарстанда да татарлар үсеш алгандыр дип уйладым. Мәдәнияттә генә үсеш алган булып чыкты.

Римзил Вәли. Президент исемен бетерүгә ничек карыйсың?

Гөлназ Бәдретдинова. Минемчә, бу бик негатив күренеш.

Римзил Вәли. Кемнән тора? Миңнехановтанмы, Шәймиевтанмы? Яшьләрдәнме?

Гөлназ Бәдретдинова. Беренче чиратта Миңнехановтан.Татарлар – сибелгән халык. Миңнеханов – ул бөтен татарлар өчен президент.

Руслан Айсин. Мин дә Гөлназның сүзләренә кушылам. Президентыбыз – ул беренче чиратта, бөтен халкыбызның лидеры. Шәймиевны бөтен дөнья таныды. Хәзер эстафетаны Миңнеханов алды.
Марсель Сабиров. Хәзер халыктан әз нәрсә тора. Ирек мәйданына 10-20 мең кеше “президентны калдырыгыз” дип җыелмаячак. Замана үзгәрде хәзер. Милләтне, республиканы яклауда яңа юллар табарга кирәк.

Әңгәмәнең язмасын Айгол Ахунова әзерләде.  (2010 ел, август)
Р. Вәлинең фоторәсемнәре 2016 елда үткән VII форумда  төшерелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*