tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яктылык”та кунак бар
“Яктылык”та кунак бар

“Яктылык”та кунак бар

8 октябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә өлкә “Ак калфак” оешмасы утырышы узды. Анда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да катнашты.

“Безнең өчен бу көтеп алынган очрашу”, – дип башлады утырышны “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов. Залда җыелган тамашачылар Кадрия Рәис кызын көчле алкышлар белән каршы алды. Ул “Яктылык” мәктәбенең Самара шәһәре hәм өлкәсе өчен генә түгел, барлык татар халкы өчен дә әhәмиятле булуын билгеләп үтте. Биредә укучы балаларның үзебезнең мохитта тәрбияләнүләре белән горурлануын белдерде. Башка милләтләр арасында яшәп, милләтара дуслык-татулыкны саклап, гореф-гадәтләребезне үтәп яшәүләре, туган телебезгә якынаерга омтылулары, милләтебезнең киләчәге булырга әзерләнүләре өчен “Яктылык” укучыларына зур рәхмәтен җиткерде.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Россия киңлекләрендә hәм чит илләрдә эшләп килүче 748 оешманы берләштерә. Оешмалар аралашып, очрашып, эшләре белән танышып, тәҗрибә уртаклашып яшиләр. Тиздән Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы вәкилләре (йөзләп хатын-кыз) “Яктылык” мәктәбенә дә рәсми визит белән килергә җыеналар икән.

“Бу безнең оешманың беренче тукталышы булачак. Чөнки балалар – hәр милләтнең бүгенгесе hәм киләчәге”, – ди Кадрия Идрисова. Булачак очрашуда “Ак калфак” әгъзалары татар балалары белән туган телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнү, мәктәптә hәм җәмгыятьтә үз-үзләрен тоту, тәүфыйклы була белү турында әңгәмәләр уздырачаклар.

Җыелган ата-аналар да, балалар да Кадрия апаның чыгышын зур кызыксыну hәм игътибар белән тыңладылар. Хәтта ничек итеп дөрес исәнләшә белергә кирәклеген, исәнләшүнең нәрсә булуын hәм каян барлыкка килүен, халкыбызның милли киемнәре, hәр элементның әһәмияте турында бик кызыклы итеп сөйләде ул.

Милли кием темасы “Яктылык” директоры Радик Газизовны да битараф калдырмады. Ул: “Хатын-кызларның күлмәк, итәк озынлыгы нинди булырга тиеш?” – дигән сорау бирде. Кадрия апа, күлмәк яки итәк тезне каплап торырга тиеш, дип аңлатты. Ул итәкнең аннан да озынрак булуы, аеруча мәктәп укучыларына, мәҗбүри түгеллеген искәртте.

“Без милләтнең киләчәге, аның үсеше hәм ныгуы турында яшьтән үк уйларга, үз милләт кешеләре белән гаилә корырга, яшьтән үк әти-әни булырга әзерләнергә тиеш”, – дип тәмамлады чыгышын Кадрия Рәис кызы.

Очрашу ахырында Кадрия апа үзенең электрон почтасы адресын калдырды. Укучылар hәм ата-аналар туган сорауларын шунда юллый алалар, диде.

Аннан соң Кадрия Рәис кызы “Яктылык” мәктәбенең туган якны өйрәнү музеен карап чыкты hәм аны бик югары бәяләде.

Кунакның көн тәртибендәге икенче пункт – Гөлнара Насыйрованың “Алтын инә” тегү остаханәсе иде. Кадрия Идрисова андагы кул эшләренең күплеген hәм гүзәллеген күреп сокланды, биредә эшләүче уңганбикәләрне мактады, тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. Төрле милли киемнәр кигән фарфор курчаклар коллекциясе Кадрия апаны таң калдырды.

Очрашу барышында киләчәк күргәзмәләр, Мәүлид ән-Нәби бәйрәме кысаларында уздырылачак мастер-класслар турында фикер алышу булды. Остаханә җитәкчесе Гөлнара Насыйрова, истәлек итеп, кадерле кунакка үз куллары белән эшләнгән калфак һәм изү бүләк итте.

Эльмира Сәйфуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*