tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ялуторда татар яшьләре корылтае узды
Ялуторда татар яшьләре корылтае узды

Ялуторда татар яшьләре корылтае узды

Региондагы татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең 2нче корылтае үзенең эшен Ялутор шәһәренең милләтләр мәдәнияте үзәгендә түгәрәк өстәл белән башлап җибәрде. Корылтайны “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов оештырды.

Яшьләр белән очрашып, фикерләр алышып, тәҗрибәләр белән уртаклашырга Салехард шәһәренең “Ватан” татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Наилә Галеева, Пермь шәһәреннән “Чәк-чәк” татар яшьләре оешмасы рәисе Тимур Мукминов, Омск шәһәренең “Заман” татар мәдәният үзәге рәисе Чулпан Фәхретдинова, әгъзалары – Марат Махмәтов, Роксана Тимирова, Әлфия Чәләлетдинова килделәр.

3 көн дәвамында алар Ялутор районы, Аслана авылында узган Мәүлет бәйрәмендә, Сәел авылы мәдәният йортында Аналар көненә багышланган концертта, Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә үткән Себер татар теле көнендә катнаштылар, шулай ук Ялутор шәһәренең, Төмән районы, Ямбай авылы музейларында һәм Төмән шәһәре буйлап экскурсиядә булдылар.

Яшьләрнең әйтүенчә, Себер җиренә сәфәрләре бик уңышлы булган, алар яңа кешеләр белән танышып, дуслар тапканнар, эшләр өчен көч, илһам алганнар.

Рәүфә Кангазина, Төмән шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*