tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Бидәнгедә – “Ак чәчәкләр” үзәге
Яңа Бидәнгедә – “Ак чәчәкләр” үзәге

Яңа Бидәнгедә – “Ак чәчәкләр” үзәге

Ульяновск районы Яңа Бидәнге авылында “Ак чәчәкләр” дип исемләнгән актив озак яшәү үзәге ачылды.

Әлеге үзәктә скандинав йөрүе, фитнес, гимнастика буенча дәресләр һәм психолог белән очрашулар оештырылачак.

– Авылыбыз халкы тормышында бу истәлекле, күркәм вакыйга. Хәзер 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең буш вакытларын файдалы итеп уздыру, бер-берсе белән аралашу, ял сәгатьләрен күңелле итеп үткәрү мөмкинлеге бар,- ди авыл китапханәчесе Рәдинә Гимаева.

Хәзерге вакытта безнең регионда 230 шундый үзәк уңышлы гына эшләп килә. Пандемия шартларында алар онлайн форматта эшләүгә күчтеләр. Бу олы буын вәкилләренә үзләре өчен аеруча кирәкле булган хезмәтләрне интернет челтәре аркылы алу мөмкинлеге тудырды.

Актив озак яшәү үзәкләре өлкә Губернаторы Сергей Морозов инициативасы белән ачыла. Әлеге уникаль проект өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген ныгытуга, пенсионерларны актив интеллектуаль, иҗади һәм җәмәгатьчелек тормышына тартуга булышлык итә. Гомер озынлыгын арттыру – Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган төп бурычларның берсе. Актив яшәү рәвеше һәм тирә-юньдәге кешеләргә уңай карашта булу – озак яшәүнең төп сере менә шулар инде.

http://emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*