tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка бюст ачылачак
Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка бюст ачылачак

Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка бюст ачылачак

9 сентябрь көнне Илһам Шакировның туган авылы – Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакиров истәлегенә бюст ачу тантанасы узачак.

Бу хакта бүген журналистлар белән узган очрашуда Илһам Шакировның туганы Руфия Зарипова хәбәр итте.

“Бюстны Санкт-Петербургта сынчы Венера Зәвиевна ясады. Бюст Илһам Шакиров музее каршында булачак. Безнең өчен Илһам абый – бөек җырчы гына түгел, туган абый да. Без аның белән горурланып яшибез. Илһам абый премиясен булдыру – татар җырын пропагандалау гына түгел, аның исемен мәңгеләштерү буенча олы эш тә”, – диде Руфия Зарипова.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*