tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районында “Динем – Ислам, милләтем – татар” бәйгесен уздырдылар
Яңа Чишмә районында “Динем – Ислам, милләтем – татар” бәйгесен уздырдылар

Яңа Чишмә районында “Динем – Ислам, милләтем – татар” бәйгесен уздырдылар

ТР Диния нәзарәте журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” традицион иҗади бәйге игълан итте. “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Яңа Чишмәдәге бүлеге дә читтә калмау ниятеннән, шул исем астында, вәгазь һәм шигырь бәйгесе оештырды. Бәйге татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның ролен күрсәтү максатыннан үткәрелде.

Барлык катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу чараны оештыруда Яңа Чишмә районы мөхтәсибе һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы иганәчелек итте.

Мондый чаралар, балаларның әхлаклы, иманлы булып үсүенә уңай йогынты ясый. “Бала чакта алынган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дигән күренекле галимебез Ризаэддин Фәхреддин.

Илсөяр Дәүләтшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*