tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа дәвер” заманча музыка концерты татарда төрле жанрдагы музыка барлыгын күрсәтте
“Яңа дәвер” заманча музыка концерты татарда төрле жанрдагы музыка барлыгын күрсәтте

“Яңа дәвер” заманча музыка концерты татарда төрле жанрдагы музыка барлыгын күрсәтте

Казанның Иске Татар бистәсендә, Шәһәр көнен һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында, “Яңа дәвер” исемле заманча татар музыкасының концерт-презентациясе узды. Концертта заманча татар музыкасы вәкилләре “Шүрәле” төркеме (Мәскәү), Базарбай Бикчәнтаев (Кытай), Ринат Гыйльфанов, Арслана, Альберт Исмаил, Миләүшә Сафина, Azat Sound Sustem (Азат Гыйльметдинов) төркеме, ANN SU, Азат Гыймадиевлар катнашты. Алар башкаруында төрле жанрларда (этно-джаз, фьюжн, поп, кантри, брит-поп, рок-баллада, нео-классика, поп-рок, һ.б.) җанлы тавышка җырланылган заманча татар җырларын ишетеп булды.

Проектның максаты дип оештыручылар сыйфатлы заманча татар музыкасы үсешенә мәдәни мохит тудыру, профессиональ музыкантларны бергә җыю, иҗатка яңа гына килүче яшьләргә үсү өчен һәртөрле ярдәм кулу сузу һәм заманча мәдәният белән бергә татар телен саклауны атый.

“Яңа дәвер”нең арт-директоры Альберт Исмаил: “Куелган максатларга ирешә алдык. Райдер буенча безнең бүген яхшы җиһазлар булды. Казанның мәдәният идарәсенә рәхмәт әйтәсем килә, чөнки без сораган җиһазлар белән алар безне тәэмин иттеләр. Бу сәхнәнең түбәсе дә юк иде, шалтыраткач, ул мөрәҗәгатьне дә үтәделәр. Кыска вакыт эчендә генә музыкантлар белән бик каты эшләдек һәм нәтиҗәгә ирештек дип әйтәсе килә”, – диде.

“Яңа дәвер” концертында өч җыр башкарган Ринат Гыйльфанов, проектка мөнәсәбәтен белдереп: “Яңа дәвер” бүгенге көндә әле яңа сипкән орлыкның үсентесе генә. Аңа әле җимешләрен күрсәтергә иртәрәк дип әйтеп була. Адымнар ясала, җимешләр өлгереп чыккач, “Яңа дәвер” үзен көчлерәк итеп тояр. Мин җырларны әниемә, әбиемә, кошларга багышламыйм. Минем кешеләргә ниндидер кичерешләрне җиткерәсем килә һәм шулай булырга тиеш дип саныйм, чөнки татарның бүгенгесе көндә проблемалары күп. Мин җырларны русча да җырлый алам, әмма татар халкы өчен татарча җырлыйм”, – диде.

Тамашачы алдында татар җырларын башкаручы буларак танылган Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев заманча стильдә “Ләйлә” җырын башкарды. Ул үзен “Яңа дәвер”дә катнашуын күп жанрда җырлавы белән аңлатты. “Яңа дәвер”дә татар җырлары төрле стильләрдә җырлана. Бу агым шушы җырчылар белән генә чикләнеп калмый. Мине Рамил Таҗетдин чакырган иде. Миңа аның идеясе бик тә ошады – төрле илләргә чыгу, Россия күләмендә татарлар яши торган төбәкләрдә танылу. Мин үзем төрле жанрларны башкарам. Татарстанга халык җырлары белән килдем, ә Кытайда эстрада җырларын башкардым. Халык кабул итәр дип уйлыйм”, – диде Базарбай Бикчәнтәев.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*