tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Кырлай урта мәктәбендә Республикакүләм “Тукай укулары” узды
Яңа Кырлай урта мәктәбендә Республикакүләм “Тукай укулары” узды

Яңа Кырлай урта мәктәбендә Республикакүләм “Тукай укулары” узды

12 апрельдә Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбендә Республикакүләм VIII Тукай укулары булып узды.

“Мәгариф” журналы хәбәр иткәнчә, әлеге чарага Чүпрәле, Алабуга, Буа, Актаныш, Чаллы, Мөслим, Балык Бистәсе, Алексеевск, Әгерҗе якларыннан шигъри җанлы, милли рухлы милләттәшебыз катнашкан.

Бәйгенең беренче турына 237 эш кабул ителгән булган, шулардан 120 се Тукай укуларында катнашу хокукы алган. Республикабызның төрле районнарыннан 67 укучы һәм 53 укытучы үзенең Тукай иҗатын, мирасын өйрәнүгә багышлаган фәнни-эзләнү эшен мәртәбәле жюри хөкеменә тәкъдим иткән.

Оештыручылар тарафыннан мәктәп фойесында, класс-коридорларында – чын мәгънәсендә, Тукай рухы тудырылган. Анда мәктәп укучыларының Тукай геройларын чагылдырган кул эшләре, иҗат җимешләре, китап күргәзмәләре урын алган.

“Тукай укулары”нда катнашкан укучылар «Габдулла Тукай һәм тел гыйлеме», «Габдулла Тукай иҗатында бөек шәхесләребез», «Туган ягым мәдрәсәләре», «Габдулла Тукай иҗаты чит илләрдә», «Мәсәлләрдә – тормыш дөреслеге», ә мөгаллимнәребез «Укыту-тәрбия процессында классикларыбыз иҗатын өйрәнү», «Татар әдәбиятында мәсәл җанры», «Укытучыларның әхлак темасына язылган әкиятләре» дигән секцияләргә бүленеп эшли.

Чыгыш ясаучыларның һәркайсы Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүен, аны яратуын раслады. Моның шулай булуын жюри составындагы фән кандидатлары Илһам Гомәров, Рәсимә Шәмсетдинова, Ринат Нуруллин, каләм әһелләре Фирүзә Җамалетдинова, Вакыйф Нуриев, Илназ Фазуллин, музей хезмәткәрләреннән Алсу Морзакаева, Радик Яруллин, Шәфигулла Гариповлар да билгеләп үткән.

Республикакүләм чарага тәкъдим ителгән чыгышларда Тукаебыз иҗатының татар халкының йөз аклыгы булуын, чит илләрдә, чит телләрдә дә Тукай шигъриятенең никадәр зур яңгыраш табуы хакында сүз бара.

Соңыннан җиңүче укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Шунысы куанычлы, Тукай иҗаты әле укучыларыбызның үз күңелләренә дә илһам, рух өсти икән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*