tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа мәчет төзелә
Яңа мәчет төзелә

Яңа мәчет төзелә

Түбән Новгород белән Дзержинск шәһәрләре арасында урнашкан Северный бистәсендә милләттәшебез, Дзержинск татарларының милли автономия рәисе Рамил Надюков тырышлыгы һәм инициативасы белән мәчет төзелә башлады. Иман йортының беренче ташын салуга багышланган чарада рухи лидерлар – өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, аның урынбасары Мансур хәзрәт  Хөсәинов, Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов та катнаштылар.

Мәчет төзетү турында Рамил Әхмәтович күптәннән хыяллана һәм, ниһаять, үзе яшәгән җирлектә әлеге эшкә башлангыч бирә. Төзелеш эшләрен Татарстан осталары башкара.

Аллаһы Тәгалә мәчетләрне динле кешеләр йорты итеп яраткан, аларның йөрәкләрен һәм күңелләрен ихлас иман нуры белән яктырткан. Мөхәммәд пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: “Кем дә кем мәчет төзесә, Аллаһы аңа җәннәттә сарай төзер”, – дигән.

Милләт язмышына битараф булмыйча шушы изге эшкә нигез салган Рамил Әхмәт улына сәламәтлек, муллык, ә төзеләчәк иман йорты тиз арада калкып чыгып, әлеге җирлекнең йөзек  кашы булып торсын иде дигән теләктә калабыз.

Румия ХӘМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*