enrutat
Баш бит / Яңа тапшыру турында алып баручылары: «Тәгәрмәч» сәяхәтләргә сусаудан туды»
Яңа тапшыру турында алып баручылары: «Тәгәрмәч» сәяхәтләргә сусаудан туды»

Яңа тапшыру турында алып баручылары: «Тәгәрмәч» сәяхәтләргә сусаудан туды»

Шагыйрә, Татар китабы йорты җитәкчесе Луиза Янсуар белән журналист Линар Закиров татар авылларын яктырта торган «Тәгәрмәч» тапшыруын башлап җибәрделәр. «Ютуб»та һәм Инстаграмда аның өч чыгарылышы дөнья күрде. Луиза белән Линарның «Тәгәрмәче» Биектау районының Әлдермеш һәм Коркачык, Кукмараның Туембашына кайтып килде.

Гади һәм булдыклы авыл геройлары — җиләк патшасы, комбайннар җайдагы, үз куллары белән тракторлар җыючы, сынлы сәнгать остасы, йөзьяшәр картлар, хәтта догалы йомырка салучы тавыклар һәм сөзешергә яратучы үгезләр — һәммәсе тапшыруның алып баручылары игътибарыннан читтә калмаган. Үзләре әйтмешли, авылларны, кешеләрне, гаиләләрне, йолаларны һәм… җәнлекләрне күрсәтәләр. Замана сулышы белән яшәп ятучы авылларның үткәненә күзәтү ясый, шул авылга гына хас үзенчәлекләрне дә барлый «Тәгәрмәч».

Луиза белән Линарны ни өчен авыл темасы җәлеп иткән соң? Әлеге тапшыруның максатлары, киләчәге һәм кызыклары турында аларның үзләре белән сөйләштек.

«Безгә моны берәү дә рәсми рәвештә кушмый, бу — йөрәк эше»

— «Тәгәрмәч» тапшыруының идеясе ничек туды?

Линар: «Безнең идея үзебезнең эчке омтылыштан, журналист буларак сәяхәтләргә сусаудан килеп туды, әмма, ни гаҗәп, ул дәүләт сәясәте белән дә тәңгәл булып чыкты. Хәзерге вакытта, мәсәлән, авыл туризмын үстерү буенча республикада эш актив алып барыла, татар телен саклау мәсьәләсенә дә басым ясала».

Луиза: «Телне саклау темасы авылларны саклау темасы белән бик тыгыз бәйле. Гомер-гомергә, иң авыр заманнарда, безнең тел, гореф-гадәтләребез сагында авыл һәм аның мәдәнияте торган. Бүген, ни кызганыч, авылларга карата кимсетүле, хәтта ки битараф караш барлыкка килде. Авыл мәдәниятен «колхоз» дип күрсәтергә тырышу көчәйде. Әгәр бу хәлнең авыллар бетү күренеше белән параллель булуын исәпкә алсак, шактый куркыныч вазгыять алдында калабыз. Без авылларга чыгабыз һәм никадәр матур кешеләр барын, нинди матур эшләр эшләнгәнен күреп кайтабыз. Әлбәттә, кимчелекләре дә бар, гел ал да гөл генә түгел тормыш. Әмма без тәнкыйть һәм кимсетү өчен чыкмыйбыз, безнең максат — кадерләү, күрсәтү, күтәрү».

Линар: «Әлеге максат Инстаграм-каналыбызда ук язып куелган: „Иң шәп татар авыллары — бер урында! Татарстанны ачабыз — үзебезгә һәм сезгә! Авылларны. Кешеләрне. Гаиләләрне. Җәнлекләрне. Йолаларны“. Форматны җиңел һәм рәхәт итеп, үз кичерешләребез аша уздырып эшләргә карар кылдык».

Луиза: «Безгә моны берәү дә рәсми рәвештә кушмый, бу — йөрәк эше. Шуны да онытмыйк: авылларда кешеләр әле һаман да туфракка нык басып тора, гомер-гомергә безнең милли йөзебез булган матур сыйфатларны сакларга тырыша, алар ихлас, ягымлы. Аларда моң яши…

Без, мөгаен, артык рациональләшеп һәм стерильләшеп, бертөслеләнеп барган прагматик шәһәр мохитеннән әнә шул моңны эзләп тә кайтабыздыр…

Бетеп барган авылларга да барабыз. Куәтле тормыш белән яшәгәннәренә дә. Без авыл бетә, дип лаф орырга яратабыз, читтән торып, әлбәттә. Әмма авылларның тормышын кайгырту, яхшырту өчен үзебездән ни дәрәҗәдә өлеш кертә алабыз соң? Һичьюгы, аларның ничек яшәп ятканын үзебез күрик һәм күрсәтеп карыйк, дигән нияткә килдек, менә».

Линар: «Авылда бүген үз хуҗалыкларын киңәйтеп, бизнесын булдырып, аны яшәтергә тырышучылар да җитәрлек. Бәлки, кайберләренә ярдәм кирәклеге күренер. Бәлки, бу проект аша аларны күбрәк кешеләр күреп-белер, заказлары артыр. Мәсәлән, соңгы чыгарылышта Кукмара районына барып, төшереп кайткан Туембаштагы җиләк-җимеш фермасын гына алыйк. Мондый оешмалар бит авылның яшәү чыганагы да булып тора: күпме кешене эш белән тәэмин итә. Авылның статусын, авторитетын үстереп җибәрә».

Луиза: «Чынлыкта авылларда оста куллы, булдыклы кешеләр, үз эшен башлап җибәрүчеләр җитәрлек бит. Бу яктан да күзәтеп йөрибез авылны: кайда кемнәр бар һәм алар кайсы өлкәне колачлый. Әйтик, мин менә хәзер бал кирәк булганда кемгә заказ бирергә мөмкин булганын яхшырак беләм, сайлый алам, кайда барып ял итәргә була икәнен, каян җиләк, сөт аласын, кайда корбан сарыклары үрчеткәннәрен… Бер-ике генә сатып алучысы артса да, ул кешеләргә өстәмә „+“ бит! Җитмәсә, хәзерге шактый кыен чорда… Без һәрберебез авылга табарак йөз белән дә, финанс белән дә борылсак, кул селтәмәсәк, аңа яңадан җан өрә алыр идек, дип ышанабыз».

— Тапшыру нинди ешлыкта, кайсы көннәрдә чыгачак?

Луиза: «Тапшыруның анонсы сишәмбе көнне чыга. Тулы метр — атна уртасында, ягъни чәршәмбе. Тапшыруның иң тулы варианты Ютуб каналында чыга, Инстаграмда кыскарак версиясе бирелә. Ә инде калган көннәрдә без авылдан алып кайткан «уңыш”ның иң кызыклы, тәмле өлешләрен тәкъдим итәбез. Әйтик, җирле уеннар. Мисал өчен, Әлдермеш чыгарылышын гына алыйк. Әлдермешлеләр уйный торган Бәрәнкә уенын без үзебез уйнап, яздырып кайттык. Шулай ук Әлдермеш мәктәбенең тарих укытучысы, музей мөдире Илкәй апа Рәхимова безне шәҗәрә ясарга өйрәтте, аны лайфхак буларак Ютуб каналында һәм Инстаграм аккаунтында тәкъдим иттек».

Линар: «Сәяхәтләр вакытында бик күп кызыклы хәлләр була, үзебезнең кадр артында калган әкәмәтләребез дә. Без аларны үзара «ляп”лар дип атап йөртәбез. Аларны яңадан карап утырдык та, караучылар белән дә уртаклашырга булдык…».

Луиза: «Һәр кайту — үзе бер сандык хәзинә, аны кыска форматка сыйдыру — ювелир эше. Алга таба без туры эфир, тере аралашуларга да күбрәк вакыт бирергә ниятлибез, чөнки кире элемтә бик яхшы бара. Без бу форматның шулкадәр күп кешегә кызыклы булуын көтмәгән дә идек, дөресен генә әйткәндә».

— «Тәгәрмәч”не кемнәр карар, аның төп аудиториясе кемнәр булыр дип уйлыйсыз?

Линар: «Бик төрле кешеләр, яшеннән алып картына кадәр. Монысы да гаҗәпләндерде. Төрле буын вәкилләренең реакция белдерүе битараф түгеллекне раслый, дияр идек. Димәк, бу темага вакыт җиткән. Шулай дип язалар да: „Моны без дә эшләргә хыяллана, ниятли идек…“ Моны ишетү бик күңелле! Сүз уңаеннан, без тапшыруны әзерләгәндә, шулай ук барлык буын вәкилләрен дә җәлеп итәргә омтылабыз».

«Башка төбәкләрдәге татар авылларын да күрсәтергә телибез»

— Луиза белән Линар минем авылыма килеп тапшыру төшерсен өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? Ул нинди булырга тиеш?

Линар: «Ул булырга тиеш, шул гына. Безнең белән бәйләнешкә керергә һәм чакырырга. Әле яңа гына бер дустыбыз язды: „Бездә төшерер өчен әллә нәрсә юк инде“. Һәр авылның үз яме, үз күркәмлеге. Хәтта анда берничә өй генә утырып калса да… Әнә шул „үзе“ булуы белән кабатланмас та ул».

— Тапшыруны кем финанслый? Монтажлауны үзегез башкарасыз дип аңладым. Ә кем төшерә?

Луиза: «Линар белән журналист Эльвира Шакирова төшерә. Монтажлау эшенә Линар кайту белән үк керешә: кисә, турый, җыя… Аннары кадр артындагы өлешләрен яздырып, музыкаль, визуаль бизәкләрен өстәп, икәү утырып җыеп бетерәбез.

Әлегә барлык техник базаны һәм формалаштыруны үзебез башкарабыз. Киләчәктә без, финанс ярдәме булган очракта, техник мөмкинлекләрне киңәйтер (әйтик, коптердан төшерү), профессиональ операторлар җәлеп итәр идек. Шулай ук яхшы дизайнерлар белән дә эшлисе килә. SMM юнәлешенә дә яхшы белгечләрне җәлеп итәр идек…»

— Чит төбәкләрдәге татар авылларын яктырту турында уйламадыгызмы?

Луиза: «Әлегә Татарстандагы авылларга чыгабыз. Киләчәктә РФ төбәкләрен һәм чит илләрдәге татарлар яшәгән урыннарны да төшерергә исәп бар. Бу мәсьәләдә безгә теләктәшлек белдерүчеләр, ярдәм итүчеләр табылса, бик тә сөенер идек. Мисал өчен, кайчандыр безгә бөек шәхесләрне биргән татар авыллары бүгенге көндә нинди хәлдә яшәп ята икән. Әлеге дә баягы Такташның Сыркыдысы, Шәриф Камалның Пешләсе һ.б. Безнең үзебезгә боларны күреп кайту бик кызык, башкаларга да кызык булыр, дип уйлыйбыз.

Минем әле студент еллардан бирле кайта-кайта тетрәнеп укый торган әсәрем — ул Миргазыян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде» әсәре. Андагы татар карчыгының мөһаҗирлектә авылын сагынып, зарыгып яшәве… Ә бит андый язмышлар безнең халыкта — һәр икенче гаиләдә диярлек. Читтәге милләттәшләребез дә Ютуб һәм Инстаграм каналлары аша үз туган авылларына, тамырлары барып тоташкан туфракка кайтып килгәндәй булырлар, бәлки».

Линар: «Инстаграмда шәрехләрдә инде бу хакта әйтүчеләр дә булды: «Якын булган, шушында үскән җирләрне күреп, горурланам туган ягым белән!!!» — дип язган иде Ләйсән исемле берәү. Без: «Карале, димәк, ниятебез дөрес булган!» — дип шатланып куйдык».

«Мин сыер асрыйм инде, аның нәрсәсен сөйлисең, кеше көләр!»

— Тапшыруны төшергән вакытта кызыклы хәлләргә юлыгасызмы? Авыл халкын сөйләштерергә авырмы? Алар, гадәттә, тыйнак була бит. Аралашырга яратсалар да, камерадан мылтыктан курыккан кебек куркалар.

Луиза: «Кызыклы хәлләр күп була, аларның үзләрен аерым бер тапшыру итеп җыярлык. Әйе шул, гадәттә, иң еш яңгыраган сүз: «И, без гадәти яшибез инде, безнең нәрсәне төшерәсең!» Җир җимертеп алагаем олы хуҗалык тотарга, әллә нинди эшләнмәләр эшләп ятарга мөмкин ул кеше. Ә шул хакта сораштыра башласаң, югалып кала, ояла. «Сезнең үзегезгә генә сөйлим, камерага сөйләмим», — дип борчылды әле менә соңгы төшергән авылның бер герое. Үзе тулы бер җиләк фермасы тотып ята. Икенче бер авылдагы олы бер хуҗалык тотып яткан кеше: «Мин сыер асрыйм инде, аның нәрсәсен сөйлисең, кеше көләр!» — дип кыенсынды…

Кешеләрне нинди бар, шундый итеп күрсәтергә омтылабыз — буямыйча, пөхтәләмичә, бар табигыйлыгында. Әнә шул табигыйлыкта бар матурлыгы да аларның».

— Әлеге тапшыруны ничек итеп танытырга уйлыйсыз? 

Линар: «Хәзерге көндә интернет — иң үтемле юл. Мәгълүмат та, контент та үз аудиториясенә нәкъ менә челтәр аша тиз арада барып ирешә. Әлбәттә, бу мәсьәләдә без массакүләм мәгълүмат чараларына да зур өмет баглыйбыз. Асылда, бер-беребезгә теләктәш була алабыз бит».

Луиза: «Әлегә без Линар белән яңа гына басуларда төшереп кайткан комбайннар кебек: үзебез урабыз, сугабыз, җилгәрәбез, дигәндәй. Алга таба штат та булыр, бәлки, кем белә. Һәрхәлдә, тулы канлы сыйфатлы, колачлы проект итеп үстерүне күздә тотабыз. Безгә теләктәш, фикердәш була алырдай кешеләрнең тәкъдимнәренә, идеяләренә шат булачакбыз».

Гөлназ Хәбибуллина

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*