enrutat
Баш бит / Ярдәмең өчен мең рәхмәт
Ярдәмең өчен мең рәхмәт

Ярдәмең өчен мең рәхмәт

Мин авылда тудым. Кечкенә чагымда урман буйларында сайраган сандугач
тавышын да ишеттем, йолдыз тулы күкне, тулган айны күреп сокландым.
Безнең авылның табигате (Малмыж районы Марс авылы) искиткеч матур. Мин,
капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек
хис итәм. Бәбкә үләннәре, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер әкияти
дөньяга алып кереп китәләр. Үзем шул яшел чирәм өстеннән атлыйм, ә
күзләрем тирә-якны күзәтә. Авылыбызның бер башында (ул вакытны) ике бөя
бар иде. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелде.

Балачакның матур мизгелләрен үзендә саклаган авылым урамы, урман
буйларына төшеп шул вакытларның сукмакларын эзләп табасым килә. Юк шул
инде ул. Кайда калды микән ул сабый чакларның сукмаклары, аның матур
мизгелләре? Минем соравыма җавап итеп ерак түгел бер кош сайрап җибәрде,
урманда күке тавышы ишетелде. Күңелдәге хатирәләр белән менә тагын
нәрсәләр элеккечә калган икән әле. Аларны еллар да кешеләр дә үзгәртә
алмаган.

Туган авылым кечкенә генә булса да җәй көннәрендә шундый күп бала-чага
була торган иде. Без – авылдагы бер тирәдәге балалар алтау идек. Илсөя
исемле кыз бик яшьли гүр иясе булды. Минем тирәдәгеләр ике малай иде.
Башлангыч мәктәпкә барганда да, кайтканда да алар гел ике малай
йөрделәр: Рамил белән Илнур. Икесе бер класста укыдылар. Ызгышкан,
талашкан вакытлары да булды, ләкин шул арада килешәләр дә иде.
Гомер йомгагы бер тәгәри башласа, аны туктатып булмаганлыгын һәркем белә
торгандыр. Инде барыбыз да үсеп җитеп, балаларыбыз да зур булды. Ләкин
туган авыл, балачакның күңелле мизгелләре гел дә хәтердә.

Арабыздан Рамил дигән егет эшмәкәр булып китте. Хәрбиләр әзерли торган
уку йортында белем алганнан соң, Рязань каласында һава десантында хезмәт
итте һәм тормыш корып, шул шәһәрдә яши дә калды. Тормыш аны башыннан
сыйпап, узындырмады. Яшьли генә әнисез калды, ике бертуганын җирләде,
әтисен соңгы юлга озатты.

Тормыш кыенлыкларын җиңеп, язмышына буйсынып алга атлады. Хәзерге
вакытта үзенең консервалар әзерли торган заводы да бар. Минем язасы
килгәнем аның зур кеше булганы түгел, ә аның туган авылын, туган якларын
онытмавы, аның Яңа Йөрек пүчинкәсе авыллары халкына иганәчелек итеп,
ярдәм күрсәтеп яшәве. Һәм моның өчен бөтен авыл халкы исеменнән рәхмәт
сүзләре җиткерәсе килү. Кемдер ин-де зур дәрәҗәле кеше булгач, масаеп та
китә, хәтта туганнарын да оныта. Ә Рамил – киресенчә булды.

Иң беренче туганнарына булышса, аннан инде туган авыл диеп яши. Шуның өчен дә бит татар халкында: “Кешенең кем икәнен беләсең килсә, дәрәҗә биреп кара”, –
диләр. Туган якның, дусларының якынлыгын, кадерен акча белән алмаштыр-
маган Рамил. Авылыбыз сабантуйларын үткәрергә дә, мәчетне
төзекләндерергә дә зур күләмдәге акчалата ярдәм иткән ул. Авылның
мохтаҗларына да ярдәм күрсәтә. Авылның һәркеме: олысы, кечесе аңа бик
рәхмәтле. Чөнки шушы сабантуй бәйрәмендә генә дә күпме кешеләрне
очраштырып, рәхмәт сүзләре ишетә ул.

Сабантуй бәйрәменә кайткач, аның белән кыска гына әңгәмә дә корып алдык.
Аның туган якны сагынганлыгы, бигрәк тә бергә үскән, үз тирәдәге
дусларын, классташларын күрәсе килгәнлеге сизелеп тора. Шушы әңгәмә
арасында гына да ничәмә-ничә кеше килеп рәхмәт әйтүе, аның иганәчелек
иткәненең ни дәрәҗәдә кирәкле икәнлеге белдерде.

– Ни өчен кадерле соң ул Туган як? – дигән соравыма:
– Авыл җирендә туып, аның ямьле табигать кочагында – яшел чирәмле,
җиләкле урман буйларында аунап-тәгәрәп үскәннәр балалар ич без. Шуның
өчен кадерле дә инде Туган як. Шуңа күрә дә без авылга ашкынып кайтабыз.
Билгеле, бик еш кайтырга туры килми. Кайтмыйча торган вакытларда туган
яктан килгән иптәшләр белән сөйләшкәч ничектер рәхәт булып китә. Мин
аларга һәрвакыт таяна алам. Әлбәттә, кырыс вакытлар да була, ансыз гына
булмый. Нәтиҗәдә, инде алар туганнар кебек якын да булып китәләр.
Рамилнең югары үрләр яулавы белән, без авылдашлары тагын да
горурланабыз. Димәк, кешенең ни дәрәҗәгә күтәрелүе үзеннән тора. Рамил,
тагын бер кабат сиңа авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Иң мөһиме тазалык, гаилә бәхете, эшләреңнең уң булуын телибез.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*