tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь талантлар бәйгесе
Яшь талантлар бәйгесе

Яшь талантлар бәйгесе

25 апрельдә Ижау шәһәренең “Халыклар дус­лыгы йорты”нда Удмур­тиянең иҗтимагый үзәге чираттагы эш планында каралганча, 21нче тапкыр “Язгы тамчы” дип аталган яшь музыкантлар бәйгесен оештырды.

Бәйгедә 400дән артык яшь музыкант­лар Удмуртия республикасының 25 районыннан, Татарстанның Әгерҗе шәһәреннән, Мари Иленең Йошкар-Ола, Башкортостанның Уфа, Нефтекама шәһәрләре һәм Тәтешле районыннан, Пермь краеның Соликамск шәһәреннән катнаштылар.
Бәйгедә балалар татар, баш­корт халык көйләрен һәм композитор­ларның әсәрләрен музыка уен коралла­рында уйнарга тиеш иде. Дәрәҗәле жюри әгъзаларын сайлап алу турларында иң-иң осталарын, сәләтлеләрен сайлап, 25 апрельдә финалга, гала-концертка тәкъдим иттеләр. Бәйгене Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге Президенты Фнүн Мирзаянов ачты һәм конкурсантларга, укытучыларга бәйгедә зур уңышлар теләп калды.
Бәйгедә катнашкан музыкантлар шактый күбесе махсус сәнгать музыка мәктәпләрендә, музыка көллиятләрендә белем алалар, күбесе узган бәйгеләрдә дә катнаштылар. Алар таныл­ган композиторларның бик катлаулы әсәрләрен башкардылар. Тамашачылар һәрбер музыкантның чыгышын алкышларга күмделәр. Алар арасында Ижауның 6нчы гимназиясе, 97нче мәктәп укучылары, укытучылар, үзешчән сәхнә артистлары, ветераннары, сәнгать һәм мәдәният белән кызыксынучылар бар иде.
Дөрестән дә, фортепиа­нода, скрипкада, флейтада, баянда, аккордеонда, балалайкада, гармунда, курай, кубыз, домра, думбырада композиторларның бик катлаулы әсәрләрен һөнәри дәрәҗәдә башкаруга бик зур тырышлык, сәләт, осталык кирәк.
Бу елның Гран-при исемен Башкортостанның Тәтешле районының башкорт халык уен кораллары ансамбле яулады (җитәкчесе – Фигат Зиннуров).
Бәйгенең табышы – бик сәләтле, виртуоз баянчы Ижау музыка көллиятенең укучысы Руслан Вәлиев дип табылды. Барлык конкурсант­ларга да истәлекле бүләкләр, җиңүчеләргә диплом, Мактау грамоталары тапшырылды.
Чараны Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Хәсәншин алып барды. Бәйге бик матур, күңелле узды. Тамашачылар, укытучылар, балалар һәм әти-әниләр, кунаклар бәйгене оеш­тыручыларга, Удмуртиянең иҗтимагый үзәгенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Гайсә Талипов,
Удмуртиянең атказанган укытучысы, жюри рәисе.

“Яңарыш” газетасы, Удмуртия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*