tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән гимнастлары OLYMPICO CUPAG турнирын яулады
Яшел Үзән гимнастлары OLYMPICO CUPAG турнирын яулады

Яшел Үзән гимнастлары OLYMPICO CUPAG турнирын яулады

Казанда OLYMPICO CUPAG спорт гимнастикасы буенча турнир узды. Анда Яшел Үзән гимнастлары җиңү яулады.

Ярышларда Россиянең 300 иң көчле яшь гимнасты катнашты. Яшел Үзән районыннан “1 нче спорт мәктәбе”ндә тәрбияләнүчеләр Радмир Мусаев һәм Азат Закиров катнашты.

Радмир Мусаев 2 спорт разряды буенча ярышларның абсолют җиңүчесе булды, шулай ук аерым төрләрдә бронза медаль яулады.

Азат Закиров исә 3 спорт разряды буенча, күп төрле ярышларда көмеш медаль алды. Аерым күнегүләрдә 3нче урынны алды.

yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*