tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә пәйда булачак
Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә пәйда булачак

Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә пәйда булачак

«Шүрәле янында кунакта» туристик маршрутында тагын бер объект булыр дип күздә тотыла. Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә төзелеше агымдагы елның дүртенче кварталында тәмамларга ниятлиләр.

Исегезгә төшерәбез, «Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасын саклап калу» проекты ике тапкыр РФ Президент грантлары фонды ярдәмен алды. Проект стартында Олы Ачасыры авылында Каюм Насыйри исемендәге музейда һөнәрчеләр остаханәләре булдырылды.

Каюм Насыйри — галим-энциклопедист кына түгел, аның күп кенә хезмәтләре биология, ботаника белән бәйле. Ул бу төбәкнең үләннәрен өйрәнде, җирнең табигый байлыкларыннан файдаланырга өндәде. Шул уңайдан, К.Насыйриның «Дару үләннәре» хезмәтенә таянып, туристларга «Дару үләннәре дөньясына сәяхәт» программасы тәкъдим ителәчәк.

Проектта чәй өчен үләннәр җыеп, аңа савытлар әзерләүдә авыл халкы катнашачак. Туристлар өчен «татар Ломоносовы» шәхесенең гадәти булмаган кыры ачылачак һәм яңа юнәлеш — Каюм Насыйри рецепты буенча татар чәен әзерләүдә интерактив дәрес тәкъдим ителәчәк. Дәресләр өчен Каюм Насыйри исемендәге Архитектур-этнография комплексы бакчасында беседка төзү планлаштырыла.

yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*