tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшәсен Татарстан Республикасы! Яшәсен татар халкы!
Яшәсен Татарстан Республикасы!  Яшәсен татар халкы!

Яшәсен Татарстан Республикасы! Яшәсен татар халкы!

Татарстан Республикасы

Президенты Р.Н. Миңнехановка

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Сезне Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлануыгыз белән Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чын күңелдән котлыйбыз. Дөньяга сибелеп яшәүче татар халкы Сезне хаклы рәвештә үзенең милли лидеры итеп таный. Татарстан халкы өчен дә Сез лаеклы илбашы. Узган сайлаулар моны тулысынча раслады. Әгәр бүген татар \

дөньясы Татарстан белән тыгыз элемтәдә булып яши башлаган икән, монда, һичшиксез, Сезнең өлешегез, искиткеч зур. Татарстан дәүләтчелеген ныгытуга багышланган Сезнең фидакарь эшчәнлегегез татар халкына киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә. Сезнең ил чикләрен үтеп чыккан абруегыз, күркәм кешелек сыйфатларыгыз күңелләргә горурлык хисләре, көч, дәрт өсти. Без ышанабыз, Сезнең җитәкчелектә Татарстан Республикасы куелган максатларга ирешер, яңадан-яңа җиңүләр яулар. Сезгә исәнлек-саулык, бәрәкәтле эшчәнлек телибез.

Яшәсен Татарстан Республикасы!

Яшәсен татар халкы!

Олы ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе

Р.З. Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*