enrutat
Баш бит / Яшәү өчен эшләргә кирәк!
Яшәү өчен эшләргә кирәк!

Яшәү өчен эшләргә кирәк!

Авылларның мөшкел хәле турында әледән-әле ишетеп торабыз. Сәфәр чыксак та, күп урында эшсезлек, акчасызлык, яшьләрнең тәртипсезлеге, авылның картаюы турында зар елыйлар. Зарланырга яратабыз. Әгерҗе районының Яңавыл авылына сәяхәттә мин үзем өчен икенче фикер расладым. Авыл начар яшәми, өй саен машина, йортлары да матур, төзек, ихата тулы мал асраучы хуҗалыклар күп. Эшсез йөргән ир-атларга да фермерларда эш җитәрлек. Ферма, амбар тирәләре дә тәртиптә, димәк, биредә халык хезмәт белән кайнап яши!

Авыл көне

Соңгы елларда «Авыл көне» дип аталган яңа йола үткәрү гадәткә кереп китте. Мәгәр шәхсән үзеңә кагылмыйча, талгын җил сыман, читтән генә үтеп киткән вакыйгалар күңелне тетрәндерми. Ә менә инде кешенең үзенең туган авылында бәйрәм була икән, валлаһи, яшәрәсең! «Кайтыгыз, авыл көне үткәрәбез», — дигән хәбәр алгач, күпләр туган авылына юл тота. Май ае борын төрттеме, матур йола гадәткә кереп китте: читтә яшиме ул, туган авылындамы, мәне булган адәм баласы, зиратка барып, газиз әти–әнисенең каберенә сәҗдә кылмый калмый. Берочтан, ава-түнә башлаган кабер ташларын һәм чардуганнарны да, андагы чәчәк түтәлләрен дә рәткә китерәләр. Ул көнне дә авыл туфрагына аяк басуга ук күпләр сәҗдә кылуны зираттан башлады. Анда парлап яки гаиләсе белән якыннарына ихтирам күрсәтергә килгән авылдашларын очрату да кунакка кайт­кан якташларга зур сөенеч булды. Клуб ишегалдына килеп керү белән мичтә пешә торган коймак исләре борынны кытыклый. Буеннан-буена сузылган өстәлләр ашау-эчү белән сыгылып тора. Кайткан кунаклар, авылдашлар капкадан ук күчтәнәчләр тотып бәйрәмгә агылалар. Авылның аксакаллары түрдә урын алган. Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин Яңавыл авылы халкын авыл бәйрәме белән котлап: “Бүгенге көндә авылда эш күп. Кукуруз, бәрәңге, ашлык алынмаган. Башка мәшәкатьләр дә күп. Ләкин авыл халкы эш арасында, бәйрәм итәргә дә, тарихын барларга да җитешә. Чөнки, без — авыл кешеләре!” — диде.

Мәдәният хезмәткәрләре Рәзинә Османова, Рәсимә Галиева, Гөлнара Әхмәдиева бәйрәмнең мәдәни программасын күпләрнең борынына чиртерлек итеп оештырганнар. Рәзинә Османова җитәкләгән “Шатлык” балалар ансамбле чыгыш ясаган саен тамашачылар аларны “үзебезнекеләр” дип алкышларга күмделәр. Гади авыл кызлары, малайлары биюләре белән халыкны шаккатырды. Сәхнә күренешләре, җыр-биюләр — барысы да “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә катнашырдай номерлар. Шушы авылда туып-үскән Рафилә Юсупова Ижау шәһәрендә үзе шөгыльләнә торган “Птица счастья” ансамблен авылдашларына бәйрәм күчтәнәче итеп алып кайткан. “Сөембикә” журналында эшләүче Роза Мулланурованың туган авылына кунакка кайтуы яңавыллылар өчен зур сөенеч булды. Ижау шәһәреннән Рөстәм Егоров, Радик Сәфәров, Светлана Тимершиналарның чыгышлары авыл бәйрәменә ямь өстәде.

Кырларга чыктым, көтү көттем

Җиһанда — җәй азагы, көз башы… Җәй буе яуган яңгырларга була, кырлар-болыннарда әле һаман да ямь-яшел, сусыл үлән. Кыш буе печән ашап яткан малкайларга да рәхәт. Алар — көтүдә. Кояш күтәрелә башлау­га Яңавыл авылы халкы сыерларын көтүгә куа, кояш түбән тәгәрәгәндә, урамнарны тузанга күмеп, малкайлар өйләренә йөгерә. Хәзер күп кенә авылларда көтү чираты юк. Акча түләп, авылдагы берәр эшсез егетне яллыйлар яки көтүне “электропастух” көтә. Ләкин менә көтү чираты әлеге авылда сакланган. Без барган көнне көтүне Галинур Уразманов көтә иде. Яр Чаллы шәһәре янындагы Ерык­лы авылыннан кайт­кан оныгы рәхәтләнеп авыл сөте эчә, калган оныклары балык каптыра. Маллар, көндезге эсседән хәл алырга, буа уртасына кереп ял итәләр. “Көтү чиратын калдырдык. Елга бер тапкыр, ничек тә булса, көтүгә чыгарбыз. Малларга болында ашар өчен үлән күп. Көтүгә бүгенге көндә 35 сыер йөри, исәптә барлыгы — 42 сыер. Шөкер, авылыбыз яши, мал-туар асрыйбыз, җәйләрен җиленнәре шыплап тулган сөтлебикәләр, урамнарны тузанга күмеп, өйләргә ашыга, табыннарыбыз мул. Тормышыбыз алга таба да бәрәкәтле булсын!” — диде ул.

Мал тотмасаң, авылда ник яшәргә?

Ул көнне Яңавыл авылының Мансура апа белән Рафис абый Муллаәхмәтовлар гаиләсе белән якыннан танышырга туры килде. Уллары Руслан Ижаудан ук безне алып кайткач, алар гаиләсе турында күп нәрсәне сораштырырга мөмкинлек булды. Юлда Иж-Бәйки авылында яшәүче Рафис абыйның 86 яшьлек апасы Сәмига түти дә утыргач, авыл тарихы турында тагы да күбрәк белергә насыйп булды. Сәмига апа Хәлиуллинаның олы яшьтә булуына карамастан, өздереп биегәнен районда күпләр беләдер. Әле дә яшьләргә биргесез, күз тимәсен! Яңавыл авылына халык Көчек, бүгенге көндә инде беткән Октябрь авылларыннан күчеп килгән. Шуңа күрә дә алар Көчек авылы халкын туганнар дип атыйлар. Алга таба да Сабантуйны да бер көнне ясамас­ка киңәштеләр. Чөнки халыкның ике авылга да барып бәйрәм карыйсы, туганнары белән очрашасы килә. Октябрь авылының инде зираты гына алган. Рафис абыйның гаиләсе дә ул кечкенә чакта бирегә Октябрь авылыннан күчеп килгән. Октябрь авылы зираты янында билгесез каберлек булганын Русланга Сәмига апа сөйләгән. 1942 елда авылда хәер сорашып, әниле-кызлы рус милләтеннән булган кешеләр йөри, алар биредә ачлыктан вафат була.

Рус милләтеннән булгач, аларны зиратның эченә түгел, тышына күмәләр. “Девятерня авылына баргач, мин нәкъ шундый каберлек күрдем, алар матур итеп чардуган корып куйганнар. Мин дә кайтып әлеге каберлеккә чардуган ясап куйдым”, — диде Руслан. Әнә шундый изге эш эшләгән Руслан. Рафис абый Муллаәхмәтовның хуҗалыгы нык. Күп итеп мал асрыйлар. Рафис абый исә 2004 елдан бирле тирә-як авыллардан сөт җыеп, аны сөт заводларына илтеп тапшыра. Бик күп еллар заготовитель булып эшли. Татар ирләренә хас булган үҗәтлелек, хезмәт сөючәнлек ярылып ята аның характерында. Йортта да аның сүзеннән чыгучы юк. Ике улы аның белән киңәшләшеп эшлиләр, яшиләр. “Авылда мал асрамасаң, ник яшәргә?” Ялкауланмаска, эшләргә кирәк!” — диде ул. Яңавыл авылы “Яңарыш” редакциясендә эшләүче Гөлнара Вәлиеваның туган авылы булгач, бигрәк тә күңелгә якын булды. Үз чиратымда, бәйрәмне оештырган Яңавыл халкына зур рәхмәт әйтеп, мәкаләмне шушы авыл егете Миндар Харисов сүзләре белән тәмамлыйм. “Авылдашлар, кайткан кунаклар эшләсәк, ялкауланмасак, авылыбыз да, үзебез дә яшәрбез. Бүгенге көндә “Ак–Барс — Әгерҗе” агрофирмасында эшлибез. Әйе, хезмәт хакын вакытында бирмиләр. Ләкин “Ала каргада алачагың булсын”, диләр бит. Менә мин, үзем эшләп күптән түгел 60 мең алдым. Эшләсәң, барыбер бер түлиләр. Шуңа күрә ялкауланмыйк, эшлик!”

Рәфилә Рәсүлева.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*