tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яулыклы-түбәтәйле һәм скутерлы Сабантуй да була!
Яулыклы-түбәтәйле һәм скутерлы Сабантуй да була!

Яулыклы-түбәтәйле һәм скутерлы Сабантуй да була!

14 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында уникенче тапкыр Республика мөселман балалар Сабан туе узды. Әлеге традицион чара Татарстанның баш казые, Балтач районы имам мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырылды.

Ошбу Сабантуйның инде унике еллык тарихы бар. Җәлил хәзрәт әйтеп үткәнчә, унике ел элек балаларны җәйге лагерьга җыеп, бәйрәм уздырырга ниятләгәннәр. Уздыр­ганнар һәм шуннан соң «Хәмерсез дә Сабан туе уздырып була бит!» дигән нәтиҗәгә килгәннәр. «Беренчесен үткәргәндә, кеше килерме икән дип борчылган идек, ул вакытта 1500 тирәсе кеше җыелды. Ә бүген инде, үзегез күреп торасыз, халыкны санап бетерерлек тә түгел», – ди хәзрәт, шатлыгы белән уртаклашып.

Чыннан да, Сабан туе башланыр алдыннан ук бирегә халык җыела, таныш-белешләре белән аралаша торды. Игътибарга лаеклы үзенчәлек – һәммәсе дә яулык, түбәтәйдән, балаларны әйтеп тә торырга кирәкми. Милли бәйрәмне сабыйларның Коръән укуыннан башладылар. Бар халык мәйданга җыелып, балаларның мөнәҗәт укуларын тыңлады, ә Сабан туена сәүдә итәргә килүчеләр эшкә тотындылар. Башка елдагысы белән чагыштырганда, быел кибетләр саны арткан – адым саен мамык, туңдырма, уенчык һәм башка әйберләр саталар. Көне эссе булганлыктан, кеше туңдырмага чират ала торды, ә кайберәүләр якындагы чишмәгә бардылар. Бөрбаш авылының шушы җире Сабантуй өчен менә дигән урын: тирә-­якта яшел киңлек, ике чишмә агып тора, көймәдә йөзәргә буа да ясап куйганнар. Бәясе дә кыйммәт түгел, олыларга – 100 сум, ә балаларга – бушка. Туйганчы йөз генә!

«Тәрбия чарасы балалардан башлана»

Сабан туена Казаннан да мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Иң элек җыелган халыкны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин  бәйрәм белән тәбрик­ләде:

– Без бүген дус-тату яшәү мисалларын чагылдырган күркәм бәйрәмгә җыелдык. Республикабызның, райо­ныбызның алга таба үсеше өчен дин, милләт вәкилләренең дус яшәве мөһим. Хезмәт һәм ялны берләштергән Сабантуй киләчәктә дә ислам кануннарын, әби-бабайдан калган гореф-гадәтләрне саклап, дин кушканча үткәрелсә иде. Балалар – безнең киләчәгебез! – диде ул.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге рухи бәйрәмгә беренче тапкыр гына килгән икән. Ул Балтачта чыныгып үскәнен билгеләп үтте: «Тәрбия чарасы балалардан башлана, шуңа да бүгенге бәйрәм зур әһәмияткә ия. Тормышыбызны рухи яктан тагын да ныг­рак итсәк иде» – диде ул, рәхмәтен җиткереп. Сабан туеның мәртәбәле кунаклары арасында ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин да булды.

– Мин үзем Балтачныкы булсам да, бу бәйрәмгә ел саен кайта алмыйм. Тиздән оныклар белән ешрак килә башлармын дип өметләнәм. Без әлеге бәйрәмнең әһәмиятен чын мәгъ­нәсендә аңлап җиткермибездер кебек, чөнки ислам дине яңара, тик традицияләребездән аерылып бара кебек. Мөселман Сабан туе – милли аңыбызны формалаштыра торган бәйрәмнәрнең берсе ул. 90нчы елларда мөселманнар дини йолалардан читләшсәләр, хәзер бу этапны уздык инде. Динебез дә, йолаларыбыз да милләткә күбрәк хезмәт итә башлады, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Сабантуйга беренче мәртәбә «Хәләл» халыкара үзәге директоры Айдар Газизов тәҗрибә алу максатыннан килгән. «Үзебездә – Лениногорск төбәгендә дә шундый Сабантуй үткәрергә ниятебез бар, шуңа күрә тирәнтен өйрәнергә килдек», – ди.

Барлык кунаклар да Җәлил хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерде­ләр. Сабан туеның милли уеннары башлангач, хәзрәт бүләкләрне барларга ашыкты. Ә халык, балалар уеннарга агыла торды, программа буенча бик күп төрле бәйге-ярышлар каралган: кызлар-малайлар йөгереше, әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, кул көрәше, йомырка кабып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, ат чабышы, машина ярышы, ласты киеп йөгерү, туры баганага менү, бабайлар көрәше, утын кисү, мөнәҗәтләр уку һәм башка милли уеннар. Имамнарга, абыстайларга балачакларын искә төшерергә дә форсат биргән оештыручылар. Хәзрәтләр уенчык машиналарда узышсалар, абыстайлар оныкларын күтәреп йөгерделәр.

shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*