enrutat
Баш бит / Яз, ярату, шигърият һәм… Алмаз турында
Яз, ярату, шигърият һәм… Алмаз турында

Яз, ярату, шигърият һәм… Алмаз турында

Яздан ярату көтмәгән, хисләрен шигъри юлларга салырга теләмәгән яисә мәхәббәт тулы күңел халәтенә туры килгән җырларны мең кат тыңламаган җаннар бармы икән ул?! Юктыр! Күпләр «көзләрдә дә язлар кабатлана», «яратып карасаң бар дөнья да матур ул!» дип яши.

Җырчыларның концерт программаларна һәрчак игътибар итәм: «яратам», «сагынам», «юксынам», «кайт кына», «бул гына»… Барысы да ярату турында! Яшәешнең үзе кебек ярату да мәңгелек бит… Ләкин йөзләгән тамашалардан үзгә бер кичтән соң җыр гына түгел, ШИГЫРЬ турында уйландым. Дөресрәге, иң элек шигырь булып туган җыр текстлары, тамашачының шигърияткә сусавы, концертларда шигъри юлларны йотлыгып тыңлавы турында…

Элек телевизордан караган концертларны искә төшерәм. Хәтта сәламләү дә шигъри юллардан башлана иде бит! Җырчыларны, биючеләрне тәкъдим итү – барысы да шигырь аша иде… Ләкин кисәк кенә чуарланып киткән эстрадада юмор, төрмә сүз, күп вакыт мәгънәсе булмаган сүз куертулар шигырь дигән төшенчәне, гомумән, сәхнәдән кысрыклап чыгарды. Хәтта дәрәҗәле җырчылар да программаларын себерке-чиләк тотып сәхнәдә йөргән атказанган артистлар «шоу»ыннан башлап карады каравын, ләкин тамашачыны алдый алмадылар кебек. Ничек кенә тел-теш тидерергә теләсәләр дә, зәвыгы бар татарның. Җыры, моңы һәм шигърияте бар!

Кереш сүзем озын булса да, асылы нәкъ менә ШИГЫРЬне сәхнәгә алып менгән талантлы егет  Алмаз МИРЗАЯНОВ турында булыр. Эстрада, сәхнә тормышы белән инде дистә ел якыннан таныш булган, тамашачы, халык фикерен ишеткән, тойган егет турында.

Алмаз, бүген яз, ярату һәм шигырь турында сөйләшеп алыйк әле. Хәтта күп кенә шагыйрьләр дә үз иҗатларын яктыртырга куркып торган чорда, син Татарстан авыл һәм районнары, шәһәрләре халкын һәр көн дирлек шигъри-музыкаль тамаша белән сөендерәсең. Казан кадәрле Казан тамашачысын елаттың, елмайттың шушы көннәрдә. Нәкъ менә шушы форматны сайлавыңны ничек аңлатыр идең?

– Сәхнә, микрофон – минем эшем булса, шигырь – стихиямдыр, мөгаен. Тормышны ярату, шигъри җанлы әни тәрбиясе… Илфак Шигапов «мәктәбе» аша тамашачыга ни кирәген аңлау… Рәшит Сабиров, Флера Харисовнада алган белем, танылган артистлар белән эшләп тупланган сәхнә тәҗрибәсе, һәм, әлбәттә, хыял – барысы бергә.

Мин үзем сине Әнгам Атнабаевның 90 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган тамашада ачтым. Халык артистлары, танылган тел осталары арасында ШИГЫРЬ УКЫЙ БЕЛҮЧЕ яшь буын вәкиле бары син идең. Хәтерлисеңме ул кичәне?

– Хәтерлим генә түгел – ул кичтән телефонда сакланган видеоларны кат-кат карап үземне тәрбиялим.

Концерт шулай тәэсирләндердеме, әллә инде бу Әнгам агай иҗатын аерым яратумы?

– Атнабаев шигъриякә «зрелый» мәхәббәт уяткандыр миндә… Ә тамаша бары олуг шагыйрьнең кабатланмас иҗаты алдында баш ию, хөрмәт һәм соклануны исбатлау иде.

Шулай да нәрсәсе белән алдырды сине шагыйрь иҗаты?

– Хисләрен гади һәм шул ук вакытта тирән итеп чагылдыра белүе белән.

Мәхәббәт лирикасы белән диюеңме?

– Ярату тулы шигырьләре белән! Тыңлыйсызмы?

Түш кесәгә салып йөртәсе бар

Үзебезнең туган туфракны;
Тирләр тамып яргаланып кипкән,
Кайгылардан кара янып беткән,
Туйдыручы туган туфракны

***

Тормыш юллары катлаулы –
Бер ялгызың юл үтмә.
Йөрәк канаты булырдай
Дусларыңны онытма.

***

Тик дөньяда берни кабатланмый,
Һәрнәрсәнең була сызыгы;
Яшьлекнең дә, әгәр кабатланса,
Булмас иде, бәлки, кызыгы.
Ул кайдадыр бик-бик якында,
Җыр җырлыйлар аның хакында…

***

Мин кыш көне килдем синең якка…
Карлар ява иде буранлап…
Бураннарның усал хөкеменә
Буйсынганнар иде урамнар.
Шул урамнар безне таныштырды,
Адаштырды безне бураннар.
Озын телләр, бәлки, гайбәт сөйләр,
Гайбәтләре китсен кадалып!
Мин кыш көне килдем синең янга,
Синең яктан китәм яз алып.

***

Сагынганда яуган карга кара,
Ак бураннар булып мин явам,
Ак бураннар адаштыра, димә,
Сине адаштырган мин һаман…

***

Син китәргә тиеш бөтенләйгә –
Вагон тоткасына үрелдең.
Көз җитеп тә әле өлгермәгән,
Язны сагынып та өлгердем.

Еласыннар таллар… Болытлар…
Һәм елгалар чыксын ярыннан! –
Тимер юлда рельслар да шулай –
Мәңге бергә, мәңге аерылган.

***

Тормыш та аэропорт шикелле:
Киләбез, көтәбез, китәбез…
Шул килү һәм китү – гомер бит!
Гомерне нәкъ шулай үтәбез:
Яшәүне яратып киләбез,
Яшәүдән ярату көтәбез,
Яратып туймыйча китәбез…
Бу тормыш аэропорт шикелле.

Яратуның нинди «төре» һәм «юнәлешлесе» генә юк бит монда! Туган җир, әни, яшьлек, дуслык… сөйгән яр…

Килешәм, Алмаз! Тыңлап туеп булмый үзеңне. Шулай да тамашачы «капризный» бит бүген: сыный, эзләнә, яңалык көтә…

– Бер гасырга якын элек язылган һәм актуальлеген югалтмаган халыкчан шигырьләрне скрипкага кушылып та, ат арбасына утырып та сөйлим – менә сиңа яңалык! Тамашачыны бераз «җиргә төшереп» көйләп тә алам… Шигырьләрнең эчтәлеген, фикеремне җиткереп бетерергә мина һәрчак җыр ярдәм итә.

Ә репертуарыңа шигырьләрне нинди принциптан чыгып сайлыйсың?

– Максатым – акылым аңлаган һәм күңелем аша уздыра алган шигъриятны халыкка җиткерү. Артык күп чагыштыру, образлы юлларны халык бер ишетүдә генә аңлап та җиткермәскә мөмкин бит, шуңа күрә мин «гениально и просто» булганнарын сайларга тырышам. Атнабаев шигырьләре – моның ачык мисалы.

Ярату турында инде кабатланып сорау бирәсем килми, укыган шигъри юлларыңнан бар да аңлашыла кебек… Сүз башым яз булганга сорамый кала алмыйм: табигатьтәге үзгәрешләр, язгы кояш иҗатка тәэсир итәме?

– Иҗат юлын сайлаган кеше кышны – җәй, көзне – яз дип тә кабул итә. Һава торышына түгел – күңел халәтенә таянып… Шөкер, иҗатымны аңлаучылар барын тоям. Үз теләге белән билет алып килгән, ихлас елмаеп, кайчак, хисләнеп китеп, күз яшьләрен сөртеп концертыбызны караган тамашачы алдында чыгыш ясыйбыз – шуңа да ел әйләнәсе яз безнең төркемдә.

Һәрчак шулай булсын иде, Алмаз! Шулай да күңел төшкән вакытлар булмый калмый бит… Ничек җиңәсең бу халәтне?

Мин – табигать баласы. Күнелем төшкән вакытта табигатькә якынрак булырга тырышам. Миңа су буе, урам, болын, таш кыялар кирәк… Агачка сөялеп кенә торсам да миңа рәхәт булып китә. Ике метрлык буем белән чирәмгә сузынып ятып болытларга карап ята алам. Сәгатьләр буе… Табигать кочагында шигырьләрне ятлавы да җиңелрәк миңа хәтта. Тагын шунысы да бар: нәкъ менә күңел төшкән вакытта шигъриятне аңлау көчәя…

Иҗади унышлар телим сина, Алмаз! Татарстан гына түгел, Рәсәй регионарында яшәүче милләттәшләребез белән дә очраштырсын иде сине шигырь!

Бу язмамны тәмамлап тагын шуны гына өстисем килә: күңелләрдә һәрчак яз булсын өчен – ярату, хисләрне анлатырга – шигърият, ә олуг шагыйрьләребез иҗатын халыкка җиткерер өчен Алмаз кебек талантлар кирәк!

Ләйлә ВӘЛИЕВА,
«ХАЛКЫМ МИНЕМ» газетасы
МАРТ, 2019

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*