enrutat
Баш бит / Язмыш баганасы
Язмыш баганасы

Язмыш баганасы

Рәссам, сынчы, монументалист Әхсән Фәтхетдинов рәсем дөньясында үз юлын, үз стилен тапкан оста. Фольклор һәм мифологиягә нигезләнеп иҗат итүе, шигърияткә мәхәббәте, яшәешкә карата тирән мөстәкыйль фикергә ия булуы аны кабатланмас сәнгатькәр итеп танытты. Аның иҗатын башкаларныкы белән бутый алмыйсың. Бу бик бәхетле иҗатчылар өлешенә генә тигән мәртәбә.

ФӘЛСӘФӘЧЕ РӘССАМ

Әхсән Фәтхетдиновны милли тамыр­лар, татар рухы һәрвакыт дулкынлан­дырып, үзенә ымсындырып торган, күрәсең. Түбән Тагил пединститутын тәмамлаганнан соң шунда ук рәсем сәнгате кафедрасында укытучы бу­лып эшләгән 30 яшьлек рәссам Та­тарстанга кайтып төпләнә һәм Түбән Кама каласында яшәп иҗат итә баш­лый, фольклор материалларына ни­гезләнгән әсәрләрен халыкка таныта. Сәнгатьнең бу өлкәсе зур талант, уң­ганлык, сабырлык һәм үзенчәлекле фикерләү таләп итә, шуңа күрә Әхсән Фәтхетдиновның иҗаты башкалар­ныкыннан үзгә. Аны без «фәлсәфәче рәссам» дибез.

«Рәссам булу сезгә кайдан килгән, дип сорыйлар кайчак. Миңа тормыш бүләк иткән әти белән әнидән, дип җа­вап бирәм. Эш сөюем, тырышлыгым – бу дөньядан бик иртә киткән әнием Мәгъмурәдән, ә рәсем ясау сәләте – ур­манчы, умартачы, балта остасы, бакчачы һәм башка бик күп һөнәрләргә ия әтием Сарыймнан», – дип яза Әхсән Фәтхетди­нов автобиографиясендә.

«Рәсем ясаучы», «Ияләр иясе», «Җеннәр ясаучы рәссам» – бу исемнәр­не Түбән Кама халкы Әхсән Фәт­хетдиновка яратып, үз итеп так­кан. «Ап-ак чәчләре һәрдаим халык арасыннан күренеп-күренеп китә иде. Чалбарына кыстырылмаган ак күлмәге милләтебезнең аклыгын билгели торган төс. Шул ак төсләр аркылы ул чиста күңел көрлеге белән иҗат итте», – ди аның хакында шәһәрдәшләре. 2016 елда Түбән Ка­мада Әхсән Фәтхетдиновның музей‑йорты оештырылды. Биредә аның иҗаты, фәлсәфәсе белән якыннан танышырга мөмкин.

Рәссамның беренче эшләре – шәһәр һәм авыл пейзажлары, төрле натюр­мортлар, портретлар. Ул теге йә бу те­мага багышланган серияләр иҗат итә. Шундыйларның беренчесе – «Шүрә­ле» циклы – 50дән артык агач сынны үз эченә ала. Аның икенче сериясе 10 картинадан гыйбарәт. Алар «Тукай шигырьләре», «Халык шагыйре», «Тукай кабере» һ.б. дип исемләнгән. Халык ша­гыйре Равил Фәйзуллин шигырьләренә таянып иҗат ителгән «Татар зираты» рельефлы сыннар төркеме татар халкы­ның кире кайтмас югалтулары һәм га­заплары өчен тирән борчылу хисләре белән сугарылган.

БИОГРАФИК БЕЛЕШМӘ

Әхсән Фәтхетдинов 1939 елда Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш авылын­да туган. Урта белемне рәссам ике педагогика училищесында ала: беренче өч курсны Самара өлкәсенең Камышлы училищесында укый, дүртенче курсны Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә төгәлли. Бер ел укытучы булып эшли. Чиләбе өлкәсенең Снежинск каласында армия хезмәтендә була.

1961 елны Әхсән Фәтхетдинов Түбән Тагил пединститутының нәфис графика факультетына укырга керә, аны 1966 елда тәмамлый. Рәсем сәнгате кафедрасы ассистенты итеп калдырыла, өч ел композиция һәм рәсем сәнгате укыта.

Рәссам 30 яшендә Татарстанга кайтып төпләнә һәм Түбән Кама каласында яшәп иҗат итә. Әхсән Фәтхетдинов – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм ТРның халык рәссамы.

ИЯЛӘР ИЯСЕ

Әхсән Фәтхетдинов иҗат иткән «Ияләр» циклы аеруча зур абруй казан­ды. 50 әсәрдән гыйбарәт әлеге шәлкем лаеклы бәясен дә ала – аның өчен ул Габ­дулла Тукай премиясе лауреаты булды.

«Татар фольклоры буенча, безнең тирәдәге һәммә нәрсәнең иясе, сакчысы, хуҗасы бар. Ияләр ташларны ватылма­сын, суларны пычранмасын, тауларны җимерелмәсен өчен саклыйлар. Мәҗүси­лек дип йөртелгән чорда кешеләр агач­ларга, ташларга, күлләргә табынганнар, димәк, алар табигатьне саклаганнар. Ияләр үлемсез… Алар кешелекне бер­туктаусыз озатып баралар, кабат‑кабат әхлакка чакыралар», – ди һәр нәрсәнең асылын тоярга омтылган сизгер рәссам.

Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык шагыйре:

– Әхсән югары кимәлдәге талант иясе иде. Ул дәрәҗәле мөнбәренә авыр һәм га­заплы юл үтеп, танылу-танылмау бас­кычлары аша күтәрелгән шәхес. 1980 нче елларда башланган дуслыгыбыз, аның гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итте. Әхсәннең Казанда оештырылган беренче күргәзмәсендә танышкан идек. Ул әдәбият һәм поэзия яратты. Мин аңа шигырьләр җыентыгымны бүләк иткән идем. И сөенгән инде ул аңа! Шуннан ул мине якын итә башлады. «Зират. Кабер ташлары» идеясе шуннан туды булса кирәк. Ул 60–70 агачка шигырьләремне чокып мәңгеләштерде. Әхсән белән безне иҗади намус бәйләгәндер: минем поэзия дә, аның эшләре дә намуска нигезләнгән. Сафлык һәм ихласлык хас иде аңа.

Рауза Солтанова, сәнгать белгече:

– Әхсән Фәтхетдинов иҗаты – хә­зерге татар сәнгатенең иң якты фено­меннарыннан берсе, ул халык аңына үтеп кергән мифологиянең катлаулы дөньясын сәнгатьчә аңлау буларак үстерелә. Ул монументаль-декоратив сәнгатькә дә, скульптурага да, станок рәсеменең төрле жанрларына да зур өлеш кертте. Бу сәләхиятнең чыганагы, барыннан да элек, татар рәссамының авылы ядкәрләре белән аерылгысыз бәйләнештә булуында, алар бөтен татар мәдәниятендә рухиятнең тотрыклы нигезе булып тора. Кабинетымда Әхсән Фәтхетдиновның миңа бүләк иткән эшләренең берсе эленеп тора. Ул аны миңа 2010 елда «Галәм диннәре әхра­мы» галереясендә шәхси күргәзмәсен оештырган вакытта бүләк иткән иде. Бу композиция агачтан эшләнгән, анда Равил Фәйзуллинның «Бу дөньяда го­мер түгел, кабатланмый төшләр дә» дигән сүзләре язылган. Ул миңа әлеге үзенчәлекле рәссам турында гел искә төшереп тора һәм беркайчан да ялкау­ланырга ирек бирми.

Рөстәм Галиев, Түбән Каманың Т.Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры җитәкчесе:

– Табигый, чиста күңелле кеше иде ул. Халкын да, илен дә бәхетле итәргә теләде, төссез, телсез, шаулы дөнья­дан игелек, әхлак, хаклык, матурлык таләп итте. Остаханәсендә Әхсән абый халык җырларын көйли‑көйли эшләде. Әйе, халык җырларына мөнәсәбәте үзгә булды. Алар турында сөйләргә тотынса, бик озак, фәлсәфи якларына басым ясап, ялкынлы эчке кичерешләрен те­зеп китә.

Әхсән абый – бик уңган кеше. Ул тәү­лекнең 24 сәгатен эшләп уздыра. Төп хезмәт урыны – бакчасы, ә остаханә­сенә кирәк булган өчен генә, сирәк йөри. «Ияләрем бакчада «туды», – дия иде.

Төрле чакларын күрергә туры килде: усал, кәмит, йомшак, баладай самими. Берәр җитди эшкә тотынса, үз эченә бикләнә, «телсез» булып кала.

Гомеренең азагында иҗат иткән җан­сыз баганаларга җан кертеп, дөньядан китеп барды ул. Циклның фәлсәфәсе шул: дөньядагы барлык баганаларның да үз язмышы бар. Ә Әхсән баганасы – биек, чиксез, очы‑кырые күренмәгән шәфәкъ.

Бу дөньядан бакыйлыкка күчергәндә, аны гүргә үзем иңдердем. Һәм соңгы баганасын үз кулым белән утыртып калдырдым, Әхсән абыйга дога кыл­дым.

Мөршидә Кыямова

protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*