enrutat
Баш бит / Язмыш сынавын үтеп
Язмыш сынавын үтеп

Язмыш сынавын үтеп

Адәм баласы ислам диненә нинди генә юллар белән килми. Шулар арасында дини гыйлем хакыйкатьне һәм дөрес юлны күрсәтүче маяк кебек. Аллаһы Тәгаләдән “сабырлыкларыбызны сынама, тормышыбызны җиңеләйт”, дип сорау дөрес булыр. Әти-әни өчен иң ачысы– бала хәсрәте. Мәрьям апага да бу зур кайгыны кичерергә туры килә.

38 яшьлек улы Илдарны гүр куенына иңдергән анага бу кайгыны ничек күтәрер-гә!? Үлгән артыннан үлеп булмый, ничек кенә булмасын тормыш дәвам итә. Мәрьям апага Гафия абыстай ярдәм итә. Урамда очратып, ул аны мәчеткә чакыра. Абыстайның мәчеттә дин дәресләре укыткан чагы. Мәрьям апа да Гафия абыстайдан дүрт ел гыйлем ала.

Мәрьям Зәйнетдин кызы Минмуллинаның тормышы Сосновка суднолар төзү заводы һәм аның халкына хезмәт итү белән бәйле. 28 ел заводның конструкторлар бүлегендә эшләгәннән соң, ул Сосновка шәһәренең халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә күчеп, ялгыз әбиләргә хезмәт күрсәтә. Үзең яхшы булсаң, башкалар да яхшы була. Мәрьям апаны әбекәйләр бигрәк тә үз итеп, яраталар. Шулай булмый ни, өлкәннәр белән бер утырып сөйләшү, җылы сүзләр әйтеп юату гына да, алар өчен җан азыгы. Биш ел эчендә күпме сулар ташыган да, күпме утын кертеп, өйләрен җылыткан ул.
Мәрхәмәтле, шәфкатьле җанның күңеле гел игелек кылуда. Беренче килгәннән бирле Мәрьям апаның мәчеттән аерылганы да юк. –Ярый әле мәчет бар, шундый сөенеп киләм монда. Бер көн килсәм, күңелгә тынычлык, атна буена җитәрлек көч алып кайтам, – ди ул үзе дә.

Бүген алар Асия апа Хәбибуллина белән монда төп хуҗабикәләр дип әйтсәм дә, дөрес булыр. Мәчеткә дин дәресләренә килүче балаларга да тәмле тәгамнәр әзерләп, чәй эчертүчеләр дә, мәчеттә уздырган Коръән ашларында (Рамазан аенда көн дә диярлек ифтар ашлары итәләр) төп пешекчеләр, барысын тәртипләп торучылар алар. Аш-суга икесе да бик осталар, алар әзерләгән ризыкны бик яратып ашыйлар. Мәрьям апа Асия апа пешергән май күмәчен бигрәк тә мактады инде. Асия ападан бу тәмле күмәчләрнең рецебын да сорап алдым. Без дә шулай пешереп карыйк әле, тәмле булсын.

Май күмәче

1 стакан сөт һәм 1 стакан җылымса су салып, баш ясап куясы.
1/4 кап чүпрәне суга салып кабартасы. Башлап куйган камырга күпереп менгән чүпрәне, 2 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз салып басасы. Кабарып менгән камырны 1 см калынлыкта кунада җәеп, 200 граммлы стакан белән кистереп, кызу майга саласы. Әзер май күмәчләре өстенә шикәр пудрасы сибәсе.

Рәмзия ХӘКИМОВА,
«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*