tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы Аяз Гыйләҗевнең “Берәү” повесте төрек теленә тәрҗемә ителгән
Язучы Аяз Гыйләҗевнең “Берәү” повесте төрек теленә тәрҗемә ителгән

Язучы Аяз Гыйләҗевнең “Берәү” повесте төрек теленә тәрҗемә ителгән

Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Берәү” повесте төрек теленә тәрҗемә ителгән. Әсәрне төрек галиме Фатыйх Котлы тәрҗемә иткән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева җиткерде.
“Узган атнада төрек галиме Фатыйх Котлы Аязның “Берәү” повестен төрекчәгә тәрҗемә итеп бетерде. Фатыйх бу әсәрне бик югары бәяләде. Тәрҗемә итү барышында кайбер белмәгән сүзләрнең мәгънәсен миннән дә сорады”, – диде Нәкыя Гыйләҗева.

Аның сүзләренчә, Фатыйх Котлы күптән түгел генә Аяз Гыйләҗевнең “Мәхәббәт белән нәфрәт турында хикәят” повестен төрек теленә тәрҗемә иткән. Хәзер исә ул әдипнең “Йәгез, бер дога!” романын тәрҗемә итә икән.
Күренекле язучының “Өч аршин җир”, “Җомга көн кич белән”, “Язгы кәрваннар” повестьлары Фатих Котлы тарафыннан төрек теленә инде тәрҗемә ителгән.

• Язучы Аяз Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. “Өч аршин җир” (1962), “Зәй энҗеләре” (1963), “Урталыкта”(1969), “Язгы кәрваннар”(1972), “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” (1973) әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев киң җәмәгатьчелеккә танылган. “Җомга көн кич белән” һәм “Әтәч менгән читәнгә” әсәрләре өчен А.Гыйләҗев 1983 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, М.Горький исемендәге премия лауреаты, ТР ның халык язучысы исменә лаек булган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*