tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы һәм журналист Вакыйф Нуриев “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде
Язучы һәм журналист Вакыйф Нуриев “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде

Язучы һәм журналист Вакыйф Нуриев “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде

12 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  якташыбыз, язучы, журналист Вакыйф Вәкил улы Нуриевка 60 яшь тулу уңаеннан “Җаннарны чайкар чак” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Бәйрәмне якташыбызның хезмәттәше Камил Кәримов кызыклы итеп алып барды. Кичәдә  Татарстан мәдәният министрлыгыннан министр урынбасары Дамир Натфуллин, Язучылар берлеге  рәисе Данил Салихов, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, якташыбыз Рөстәм Галиуллин, шул ук журналның  баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, якташ язучыларыбыз Хәнәфи Бәдигый, Гүзәл Әдһәм, Наил Касыйм, авылдашы Фәрит Хуҗин һәм башкалар чыгыш ясап, юбиляр турында үзләренең фикерләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Юбилярны котлап Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй “Әбиемә — әфлисун” повестеннән,  Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы “Мәһдиев һәм…” повестеннән өзекләр, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов “Кыйгак” хикәясен укыдылар. Кичәгә килүчеләр аларны тыңлап якташыбызның әнисе Нәкыя апа һәм Мөхәммәт Мәһдиевләрнең сугыш елларында Үрнәк бистәсендә урнашкан Арча педагогия училищесында укыган вакытларын искә төшерделәр, Вакыйф Нуриевның язу осталыгына сокландылар. Казан театр көллияте укучылары аның кызыклы хикәяләрен сәхнәдә уйнап күрсәттеләр. Якташыбыз Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, аның тормыш иптәше Люция Мусина, журналист Земфира Гыйлметдинова һәм Рафаил Сафин үзләренең җырлары белән тамашачыны ял иттерделәр. Ә инде Татарстанның халык артисты Рафаил Сәхәбиев башкаруындагы җырлар кичәдә катнашучылар күңелендә озак сакланыр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хамзинның Вакыйф Нуриев сүзләренә көен язып, үзе үк башкарган “Җиләк” җыры якташыбызның шигырьләр дә яза башлавын раслады. Юбиляр өчен кичәнең онытылмас мизгеле — районыбызның күренекле баянчысы Вәгыйз Әһлиуллинның гармунда татар халык көйләрен яңгыратуы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсих Галимҗановның  “Арча” җырын башкаруы булгандыр.

Бу бәйрәмгә килгән язучылар, сәнгать эшлеклеләре “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган күргәзмәне карап, һәрберсе үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Авылдашы Фәрит Хуҗин  Вакыйфның күргәзмәгә куелган балачак карточкаларын карагач: «Мин дә Сеҗе авылыннан, Вакыйфның апасы Ләйлә белән бер класста укыдык, Вакыйф та безнең класста укыды, чөнки ул вакытта беренче һәм өченче класстарны бергә укыталар иде. Әниләре Нәкыя апа 45 ел Сеҗе мәктәбендә башлангыч классларны укытты, әтиләре Вәкил абый колхозда инженер-механик иде. Алар балаларын хезмәткә өйрәтеп тәрбияләделәр.Вакыйф та аларның йөзенә кызыллык китермәде, тырышып югары белем алды, соңгы курсларда ук эшли башлады. Аны хөрмәт итүләрен бүгенге кичәгә Республикабызның мөхтәрәм язучылары, күренекле кешеләре килү раслап тора. Мин авылдашым белән чиксез горурланам”,- дип искә алды. Татарстанның  халык шагыйре Равил Фәйзуллин:”Арчалар үзләренең якташларының хезмәтләрен бәяли һәм күрсәтә беләләр. Менә бүген дә барыбыз да хөрмәт иткән, һәрберебезгә ярдәм итәргә әзер торган Вакыйф Нуриевны котлау өчен барысын да эшләгәннәр. Минем дә Арчада туасы килеп китте”,- диде. Мәскәүдән  кайткан, Вакыйф Нуриев белән Язучылар берлегендә бергә эшләгән, язучы, “Татар дөньясы” гәҗитенең баш мөхәррире  Ринат Мөхәмәдиев:” Вакыйф үз эшен бик төгәл, җиренә җиткереп башкара. Намуслы, тыйнак, ярдәмчел булуы аны башкалардан аерып тора, мин аны бик хөрмәт итәм”,- дип горурланып сөйләде. “Вакыйфны Арча районында чыккан “Коммунизмга” газетасы язучы итте, аның һәр номерында Сеҗе мәктәбе укучылары тормышы турында мәкалә басыла иде. Кайда тимурчылык хәрәкәте әйбәт эшли, кем күпме метал, макулатура җыйган, укучылар үзешчән сәнгатьтә ничек катнашалар – болар турында якташым гел язып торды. Аның талантлы журналист, язучы буласы яшьтән билгеле иде”,- ди якташыбыз, язучы  Гүзәл Әдһәм.

Янә сөендергәне — Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы – “Казан утлары” журналы редакциясе җаваплы сәркатибе Нуриев Вакыйф Вәкил улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Бу кичәдә катнашып без якташыбызның каләмдәш дуслары  күп булуын, “Казан утлары” журналындагы хезмәттәшләренең игътибарын һәм хөрмәтен тоеп яшәвен күреп якташыбыз өчен горурланып кайттык. Әйе, Арча ягы – данлы төбәк!  Ә язучы, журналист Вакыйф Нуриев – данлы төбәгебезнең бер вәкиле.  Без якташыбызны кабат юбилее белән котлыйбыз һәм иҗат уңышлары телибез.

 

 

                                                                                  “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

archamuzei.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*