tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар укучылары белән очрашты
Язучылар укучылары белән очрашты

Язучылар укучылары белән очрашты

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге язучылары Азнакай шәһәренең үзәк китапханәсендә халык белән очрашты, дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат үзәге. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының планы нигезендә оештырылган кичәдә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы, Саҗидә Сөләйманова һәм Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәфкать Шаһиев, шагыйрә,балалар язучысы,10 китап авторы Резеда Фәрхетдинова, балалар язучысы,Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты Лилия Фәрхетдинова, Азнакайда яшәп иҗат итүче язучыларыбыз: язучы,журналист, М.Хәсәнов һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Резеда Шәрипова, язучы, тарихчы, С.Сөләйманова әдәби премия лауреаты Марсель Гарипов катнаштылар. Залга китап сөючеләр һәм китапханәчеләр җыелган иде.

Әлмәт кунаклары үзләренең иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, шигырьләрен, әкиятләрен укыдылар, хикәяләрнең язу тарихын сөйләделәр, үз китапларын үзәк китапханәгә һәм балалар китапханәсенә бүләк итеп бирделәр. Резеда Шәрипова үзе эшләгән “Маяк” газетасы һәм үзе җитәкләгән әдәби берләшмә турында сөйләде. Марсель Гарипов авыллар тарихы турындагы китаплар белән таныштырды. Кичә бик җылы үтте.Ахырдан Азнакай мәдәният идарәсе җитәкчесе һәм үзәк китапханә директоры язучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*