tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ык буе Сабан туеның үз асылы»
«Ык буе Сабан туеның үз асылы»

«Ык буе Сабан туеның үз асылы»

Ык елгасы буенда урнашкан 14 татар районын берләштергән Сабан туе быел Актаныш районында үтәчәк. Ык буе Сабан туе моннан өч ел элек оештырыла башлады. Аның беренчесе Башкортстанның Татарстанга чиктәш булган Туймазы районында үтте. Икенчесе – Азнакай районында. Быел исә эстафетаны Актаныш районы алды.

– Ык елгасы буенда Башкортстан, Татарстанның һәм Оренбург өлкәсенең татар авыллары урнашкан. Безнең максатыбыз – аларны берләштерү, аралаштыру гына түгел, татар авылларын да саклап калу, – ди Сабантуйны оештыру комитеты әгъзасы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев.

Аның сүзләренчә, Ык буе авыллары Сабан туе бәйрәмен чиратлап өч төбәктә оештырырга ниятләнгән булса да, чират әле Оренбургка җитмәгән. Киләсе елларда анда үткәрү планы бар икән. Ә Актаныш районын сайлап алу очраклы гына түгел.

– Әлеге чып-чын татар райо­нында бөтен авыллар да саклап калынган. Татарстандагы иң уникаль район ул. Мин аны «Актаныш моделе» дип атар идем. Ул татар авылларын саклап калу гына түгел, аларны үстерү өчен дә бер нигез булып торыр дигән ышаныч бар. Актанышта җир халык кулында, ә халыкны авылга беректереп торыр өчен җир кирәк. Татар кешесе җирнең кадерен белергә өйрәнсен иде, ул бик зур байлык. Тарихтан билгеле булганча, елга ярында урнашкан авыллар иң борынгылары һәм алар сакланып та калган. Сабан туеның максаты да күңел ачулар гына түгел, авылларны социаль һәм икътисади яктан үстерү. Без аны киләчәктә җыеннар форматында узар дип тә күзаллыйбыз, әйткәнемчә, ул икътисади-социаль проблемаларны күтәрә торган бер проект булсын иде. Җыен дигәннән, Себер татарларының Искер җыены, Кырым татарларының Бакчасарай җыены, Азнакайда Чатыр тау җыены бар. Нишләп әле Ык буенда урнашкан татар авылларының да җыены булмаска тиеш, – ди Фәрит Уразаев.
Чынлап та, Ык буе татар авыллары Сабан туеның үз үзенчәлеге бар. Традициягә кергәнчә, бәйрәм алдыннан «Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать тарихи үсештә» дигән фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Былтыр ул Азнакайда узган Сабан туенда да оештырылган булган. Хәзер аны шул рәвешле традициягә кертмәкчеләр. Конференциянең инициаторы һәм оештыручысы тарихчы-археолог Альберт Борһанов әйтүенчә, чарага төбәкне өйрәнүчеләр, галимнәр җыелачак.

– Конференция Татарстан, Башкортстан, Оренбург һәм башка төбәкләр галимнәре арасында элемтә урнаштыру, крайны өйрәнү дә, туризмны үстерү, киләчәктә музейлар, мәктәпләр арасында хезмәттәшлек булдыруда зур этәргеч булыр дип уйлыйбыз. Без барыбыз да татар авылларының киләчәген кайгыртырга, аларны саклап калу гына түгел, үстерү юлларын табарга, стратегиясен булдырырга тиеш­без, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.

Актаныш муниципаль райо­ны башкарма ­комитет җитәкчесенең социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева Сабан туе­на ныклап әзерләнүләрен сөйләп, аның кыскача программасы белән таныштырды. Кунаклар бәйрәм мәйданына су юлы белән киләчәк икән. Аларга Актаныш театрының «Итил суы ака торур» спектаклен күрсәтәчәкләр. Минтимер Шәймиев, Әлфия Авзалова музейлары белән таныштырачаклар. Музейдан соң кунаклар 14 район урнашкан зур утарга узачак. Анда Ык буенда урнашкан Оренбург, Башкортстан һәм Татарстанның кайбер районнары каршы алып, үзләренең тарихларын күрсәтәчәк.

Районның авыл җирлеклә­рендә кыш буе авыллар тарихына багышланган фести­вальләр оештырылган. Һәр авыл үзенең го­реф-га­дә­тен, йолаларын, нәсел шә­җәрә­ләрен барлаган. Килгән кунак­ларга шул авыллар үз утарын тәкъдим итә. Соңрак Актаныш бренды булган каз, икмәк, чәй аланына аяк басачаклар. Ул ярминкә формасында узар дип көтелә.

Сабан туе булгач, ат ярыш­лары, көрәш тә булачак. Ат ярышында чабышка татар атлары да чыга.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*