enrutat
Баш бит / Йолдызсыз герой: Арча батыры Берлинга беренчеләрдән булып бәреп кергән
Йолдызсыз герой: Арча батыры Берлинга беренчеләрдән булып бәреп кергән

Йолдызсыз герой: Арча батыры Берлинга беренчеләрдән булып бәреп кергән

«Герой исемен ала яздым». Гарапша Шаһимәрдәнов дус-ишләре белән сөйләшеп утырганда әнә шулай дип шаярткалый торган булган. Сугышта күрсәткән батырлыклары турында күкрәк сугып сөйләп йөрмәсә дә, улы Альберт әйтүенчә, бәлки, Герой йолдызы бирерләр әле дип гомер буе өметләнеп көткән ул.

Берлинга иң беренчеләрдән булып бәреп керүчеләр арасында Арча районының Түбән Әзәк авылы егете, танк ротасы командиры Гарапша Шаһимәрдәнов та булганлыгын ишетеп белә идем. Тик аның турында язмалар нигәдер күзгә чалынмады. Герой исеменә тәкъдим ителеп тә, бу зур бүләкне ала алмаганнар Арча районында гына да дүртәү. Гарапша солдат – шуларның берсе. Язма башында мин телгә алган улы Альберт Шаһимәрдәнов бүген Теләчедә яши. Арчадагы «Казан арты музее»нда аның әтисе турында сөйләгән аудиоязмасы саклана.

Казаннан кайткач, телефоннан үзенә дә шалтыраттым. Әтисен онытмауларына бик куанды Альберт, күп кенә истәлекләр сөйләде. Гарапша Шаһимәрдәнов 1925 – 1927 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән икән. Шуннан кайткач, Татар дәүләт педагогия институтын тәмамлаган һәм Саба районына эшкә җибәрелгән, мәгариф бүлеге мөдире булган, Сатыш, Шытсу авылларында укыткан. Альберт әтисенең Берлин өчен барган сугышларда катнашуы турында шактый тәфсилләп сөйләде һәм мин аның сөйләгәннәрен рәсми чыганаклардагы мәгълүматлар белән чагыштырып бардым.

Боларны ни өчен язам: чөнки, вакытлар узган саен, тарих телдән-телгә сөйләнеп үзгәрүчән була. Ә бу очракта Альберт сөйләгәннәр белән рәсми язылган вакыйгалар сүзгә-сүз дигәндәй туры килә иде. Бу урында без Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүче мөхтәрәм зат Михаил Черепановны телгә алырга тиеш. СССР Оборона министрлыгы архивында озак еллар «яшерен сер» булып яткан документларны дөньяга чыгарып бара ул. Капитан Шаһимәрдәновның Советлар Союзы Герое­на лаек булуы хакындагы документларны да ул таба, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музеена куя. Документларның нөсхәсен 2013 елда Гарапшаның балаларына да тапшыра.

Гарапша солдатны Герой исеменә 1945 елның 5 маенда ук тәкъдим итәләр. Характеристикага 219 нчы танк бригадасы командиры, гвардия подполковнигы Е.Г.Вайнруб кул куя. Аның тәкъдимен

1 нче механикалаштырылган корпус командиры, генерал-лейтенант С.М.Кривошейн, 2 нче танк армиясе командующие, генерал-полковник С.И.Богданов, армия хәрби советы әгъзасы, танк гаскәрләре командиры генерал-майор П.М.Латышев та хуплый. Әмма Беренче Белоруссия фронтының бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующие приказы белән (30 май, 1945 ел) Гарапша Шаһимәрдәнов I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән генә бүләкләнә. Бу очракта «генә» дип әйтү ни дәрәҗәдә урынлыдыр, укучыбыз үзе уйлап карасын.

Берлин вакыйгаларын сурәтләгәнче, Гарапшаның 1941 елны үзе теләп фронтка китүен әйтик әле. Саба хәрби комиссариа­ты аны Брянск фронтына, 118 нче танк бригадасына курсант итеп җибәрә. 1943 елда Гарапша Казанда Бронетанк гаскәрләре Югары мәктәбен тәмамлый. 1944 елда, взвод командиры буларак, «Шерман» дигән Америка танкларында төрле бәрелешләрдә катнаша. Ә 1945 елның гыйнварында инде ул – Беренче Белоруссия фронтының 219 танк бригадасында танк ротасы командиры. Ягъни әзерлекле, тәҗрибәле хәрби офицер була, димәк, разведка ясау өчен беренчеләрдән булып Берлинга бәреп керүе дә гаҗәп түгел.

22 апрельгә каршы төн бу. Фашистлар Берлинны шәһәр-ныгытмага әйләндергән булалар. Адым саен дигәндәй, дотлар-дзотлар, икешәр метр биеклектәге таш баррикадалар. Берлинны крепостька әйләндерү гыйнвар аенда ук башлана. Шәһәр хәрби гарнизонында гына да 200 меңнән артык солдат һәм офицер була. Гарапша егетләре Густов Адольф штрасседа танкка каршы ата торган 3 пушканы, 50дән артык солдат һәм офицерны юк итәләр. Аннан соң Гоген-цоллеры каналы аша кичүне кулга төшерү өчен дошман тылына чыгалар һәм 45 танк, үзйөрешле орудиены яндыралар, 60лап солдат һәм офицерны дөмектерәләр.

1 май көнне немецларның алдынгы отрядлары белән бәрелешәләр, танкка каршы ата торган 4 пушканы, 2 зенит пушкасын яндыралар, 100гә якын фашист солдатын юк итәләр. Капитан Шаһимәрдәнов Берлин операциясенең уңышлы тәмамлануына әнә шундый зур өлеш кертә.

Улы Альберт: «Әти, фашист өне – Рейхстагка барып җитәргә дүрт йөз адым чамасы гына калган иде, дип бик үкенеп сөйли иде», – ди.

Хикмәт шунда: Рейхстагка күз күреме калгач, аның танкына снаряд тия. Шартлаудан колаклары тонып, бераз аңкы-тиңке утыра болар. Ярый әле, танкка ут капмый. Бераз исләренә килгәч, үрмәләп чыгалар да якындагы йортның подвалына кереп яшеренәләр. Әмма мондый чакта озаклап утыралар димени! Подвалдан чыгалар да үзебезнекеләрне эзләп табалар.

Гарапша солдатның үкенүен аңларга була. Чөнки Берлин операциясендә катнашканнарның һәрберсе Рейхстагка байрак элү турында хыялланмый калмагандыр. Сугышчан рух шулхәтле көчле булган ки: хәтта югары дәрәҗәдәге хәрби җитәкчеләр дә олы миссияне үзләренә алу өчен үзара сүзгә килгәннәр дип укыганым бар. Разнарядка дигәннәре, ягъни кемгә нинди эш, кемгә нинди бүләк тапшыру, кемне күккә чөю, кемне уртадарак калдыру, күрәсең, күптәннән яшәп килә. Рейхстагка Җиңү байрагын элүчеләрнең төрле милләттән булырга тиешлеге дә шушы сәясәтнең бер чагылышы түгел микән әле?! «Разнарядка» капитан Шаһимәрдәнов белән дә «уйнап алган» булырга мөмкин. Янәсе, нигә әле татар егете утырган танк беренче булып Берлинга бәреп керергә һәм шәһәрнең астын өскә әйләндереп йөрергә тиеш! Әйткәннәрем, әлбәттә, фараз гына, милләттәшемнең абруен тагын да югарырак күтәрү теләге белән генә бәйле.

Бүген Гарапша солдатка берни дә кирәк түгел. Үзе исән чагында да беркемнән бернәрсә дә сорамаган ул. Язганымча, «Герой исеме ала яздым» дип кенә шаярткан. Дәшми-тынмый, кешене борчымый гына бакыйлыкка да китеп барган. Улы Альберт әйтүенчә: «Беркайчан бер җирем дә авырт­мады, бүлнисләрдә ятканым да булмады. Минем үлгәнне дә сизми калырсыз әле», – дип сөйләнгәли торган булган һәм йоклаган җиреннән үлеп тә киткән. Аңа нибары 64 яшь булган.

Танкист Гарапша Шаһимәрдәнов безгә бүген дә бик кирәк. Алтын Йолдыз такмаса да, без андый батыр улларыбыздан үзебез Герой ясарга тиеш. Һәм монда бернинди арттыру да, сугыш тарихын бозып язу да булмаячак.

Риман Гыйлемханов

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*