tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөзне тутыр, түгәрәк булсын!
Йөзне тутыр, түгәрәк булсын!

Йөзне тутыр, түгәрәк булсын!

25 октябрь көнне Урта Шөн авылында гомер итүче Габделфәт Шәмсемөхәммәт
улы Шәмсемөхәммәтовка 90 яшь тулды. Чын мәгънәсендә гомер бәйрәме дип
аталучы бу көнне Габделфәт ага бик бәхетле иде – якын һәм ерактагы бар
балалары янына җыелды. Җәмәгате Әлфинур белән, урыны җәннәттә булсын,
сигез бала үстерә алар. Бүген уналты оныклары, шул оныкларның егерме өч
баласы бар.

Үзе бүләк

Габделфәт аганы туган көне белән котларга Урта Шөн авыл җирлеге башлыгы
Фәнис әфәнде Ибраһимов, авылның ветераннар оешмасы җитәкчесе Миңлегөл
Сәүбәнова килгән иде. Фәнис әфәнде юбилярны чын күңеленнән бик җылы итеп
котлап Россия Президенты Владимир Путин тәбрик- ләвен тапшырды. Миңлегөл
ханым җиләк-җимештән зур букет ясап килгән, әмма иң зур бүләк Габделфәт
аганың үзеннән булды – ул озын гомеренең истәлекләре белән уртаклашты.
– Ул сөйләгәннәрне мин берничә көн уйлап йөрдем, – диде Миңлегөл ханым
соңыннан. – Иң беренче урында хатынына карата булган хөрмәт, аны һаман
да ярату һәм үзәкләрне өзәрлек итеп сагынуы. Аннан соң кешенең хезмәтенә
карата хөрмәт. Үз гомерендә шактый катлаулы операцияләр кичерергә туры
килгән аңа. Алардан соң бик каты су эчәсе килә, әмма ярамаганлыкны
белеп, тыела. “Шуның хәтле кеше тырышып миңа операция ясасын да, мин
алар тырышлыгын юк итимме?” – ди бит ул. Аның сөйләгәннәрен тыңлагач,
шундый кешеләр булганга сөенеп, үземә ниндидер көч кергән күк булды,
күңел күтәрелде.

Сандык капкачы белә

Ул көнне бәйрәм ясап табын артына утырган бар кеше бу хисләрне кичергән
булыр. Без килгәндә Габделфәт аганың өе тулы кеше иде һәм барысы
үзенекеләр – гаиләләре белән балалары һәм туганнары. Олы мичкә, ә күп
балалы гаиләдә бары тик шундый олпат мич кенә буладыр, зур-зур ит
бәлешләре салынган. Өй эчендә кеше күп, әмма өй дә иркен – тыгын түгел.
Габделфәт ага белән мәрхүмә Әлфинур апа балалар дип тырышкан, йорт-җир
бар яктан җитүле.
Кызы Маһинур ападан барсының исемен сорашам, ул, ялгышмаска тырышып
бер-бер артлы тезеп китте дә, бераз чуалып, “Ә менә әни безнең генә
түгел, бар туганнарның исемен дә, туган көннәрен дә белә иде”, – дип
куйды. Әниләре исемнәрне, туган көннәрне, онытмаска, сандыгы капкачына
язып куя торган булган.
Йортта тормыш тәртибе хатыны Әлфинур исән чактагы кебек саклана.
Габделфәт ага белән Әлфинур апа бергә алтмыш өч ел да алты ай торалар.
Әлфинур апа барысын аклап-яклап тырышып-тырышып яши дә, берсенә дә мәшәкать китерми әкрен генә күзләрен йома.

Мәтәлчек ата-ата

– Ә өйләнешү болай булды. Аның йөргән егете бар иде, әмма минем дә күз
анда. Көннәрдән беркөнне аларга килдем дә, чәй эчеп утыра иде, мин сине
бүген алып кайтам, дидем. Ул бер каршылыксыз «ярар» диде. Менә шуннан
торып киттек, – дип, елмая төшеп, яшь чакларына кайтты Габделфәт ага.
– Ә михнәтне балачактан ук бик күп күрдек. Сугыш еллары бик авыр булды.
Үгез җигеп җир сөрүләр, бозау җигеп урманга утынга барулар – малай чакта
болар барсы аша үттек. Эшләп тә бөтәя алмыйбыз! Мин уйлап-уйлап тордым
да, колхоз рәисе Таһир абый Галиәхмәтовтан тракторга укырга җибәрүен
сорадым. Илленче елның 25 октябрендә район үзәгендәге МТСка чакырып,
Уржумга дизель тракторына укырга җибәрделәр. Район үзәгенә чакырдылар
дип әйтү генә җиңел, ул елларда гел җәяү йөрдек. Хәзер генә Уржум түгел,
Кировка көнендә барып кайталар. Ә безнең заманда колхоз машинасы Кировка
барасы булса, аны бер атна ремонтлыйлар иде, кайткач тагы.
Ике ай тракторга укып кайткан Габделфәтне райисполкомга чакырып, авылга
дизель тракторын алып кайтуны кушалар. Урта Шөн халкы, авылны күмгән
трактор гөрелдесе тавышына, нәрсә булды икән дип, урамга чыга. Бала-чага
исә, трактор артына ияреп чаба.

– Ул тракторны сүндермичә эшләттек дияргә була. Заправка, техуход
вакытында гына сүнеп тора да, тагын җибәрәбез. Җир сөргәндә тәүлек буе
эшли. Төнлә йокы килә. Сөргән җир йомшак, төшеп, шунда бер-ике тапкыр
мәтәлчек атасың да, тагын эшләп китәсең. Шул елны, гади колхозчы 400
кило ашлык алганда миңа 4 тонна ашлык яздылар! (Әле бүген генә булган
диярсең, Габделфәт ага йөзенә кәнәгать елмаю чыкты).
Тракторда озак эшләми. Операция кичерә. Колхоз рәисе Таһир ага башлы,
тырыш, эштән курыкмый дип аны ферма мөдире итеп куярга була. Сүз
тыңламый булмый, әмма фермага килүгә чирләп үлгән яшь малның күп
икәнлеген күрә, нәкъ трактор арбасы белән төяп алып чыгып барган чакка
туры килә. Кире борылып кайтып китә дә, йорт чормасына менеп кача.

Янәсе, тапмаслар, котыла. Әмма колхоз рәисе, бригадир, авыл советы
җитәкчесе барысы җыелып ишегалдына килеп керәләр. Төшә чормадан. Таһир
ага, курыкма, ал ферманы, бер елдан санаторийга путевка булыр, ди.
– Алдым ферманы. Сүзендә торды бит, көне тулуга бирде!
Бер генә җибәрми аны колхоз рәисе санаторийга. Сүз тыңлаучан, тырыш һәм
башлы Габделфәт ерак һәм якын санаторийларда ун тапкыр ял итә һәм дәвалана. Таһир ага Габделфәтне, алыштытыр кеше булмагач, берничә тапкыр бронь ясатып, армиядән дә алып кала.

Ике доза коткара

Эштә баш кирәк шул. Баш һәм тәвәккәллек. Фермада эш бик җаваплы.
Берсендә бозауларның эче китә башлый. Ветеринарлар юк, укудамы шунда.
Мондый чакта һәр минут кадерле, бер-бер ни кылмасаң бозаулар үлә
башларга да мөмкиннәр. Эч киткәннән даруны ала да икешәр доза итеп бирә
Габделфәт һәм ота. Туктата бит теге чирне! Ветеринар килгәч, нәрсә
бирдең, күпме бирдең дип төпченә. Әйтә.
– Икешәр доза бит, ярамый! – ди мал врачы.
– Тик бит бозаулар исән!
Ферма турында сөйли башлагач, тагын хатыны Әлфинурны исенә төшерде.
– Эшкә каты иде. Кеше 25 сыер сава, анда 37! Саварга читен булган
сыерларны да ала иде, кире какмады.
Электростанциядә моторист булып та эшли. Мотористлыкка тракторчыга
укыган чагында кичләрен укыган була, кирәге чыга.
– Ул елларны төнгә утны сүндерәсе иде, мин берәр сәгать артык яндырдым.
Фермада эшләгән кеше бит, утның никадәр кирәк икәнлеген беләм.

Тәлинкә төшә

Еллар үткән саен яшь бара, саулык та шактый какшый. Мең тугыз йөз
туксанынчы елларда бигрәк авыр була. Бик каты итеп тәне кычыта башлый,
аллергия диләр. Түзә торган түгел, тик бер нәрсә дә булышмый.
– Туксан беренче ел, егерме алтынчы декабрь. Бу көнне онытасым юк. Мунча
ягулы. Гомер булмаганны, башкалардан алда юынып чыктым. Төнге уникедә
бөтен тән кызганга түзә алмый уяндым. Арка тораташ капланган. Өй эчендә
тып-тын, барысы йок-лый инде. Аларны борчымас өчен, киендем дә, төнне
шунда үткәрермен дип, киттем мунчага. Үзем үлемем шушыдыр дип уйлыйм,
ходаем, балалар хакына калдыр дим, сорыйм. Ишегалдына чыккан идем,
сулаган күк кенә итеп нәрсәдер очты да китте.

– Тәлинкә! – дигән уй башка килде. – Өстән төштеләр!
Бөкрәйгән килеш каттым да калдым. Инде мунчага бару уе бетте, өйгә кире
керергә кирәк. Атлап кына булмый бит, шулай да тырыштым, кердем.
Сәгатькә күз салсам, сәгать ярым кергәнмен! Ишек алдыннан! Аңга килдем
һәм гаҗәпләндем: тәннең чабырганы беткән! Ул гына да түгел, күптән түгел
операция ясаганнар иде, аның бармак калынлыгы җөе дә беткән! Янда бүсер
бар иде, ул да юк!
Бу хәлне кешегә сөйлим, төшеңдә күргәнсең диләр, көләләр. Авылның
хөрмәтле укытучысы Мәснәви Насибуллин гына көлмәде, үлеп терелгәнең
булыр диде. Кировка врачларга күренергә барганда районның зур
җитәкчеләреннән булган Путинцев белән бер купега туры килдек. Янында үзе
кебек иптәшләре дә бар иде. Сөйләдем шуларга.
– Җир йөзе белән күк йөзенең алыш-биреш вакыты була, син шунда
эләккәнсең инде, – диде ул шул хәлгә аерым мәгънә салып.

Түгәрәк булсын!

Сиксән яшендә шикәр чире чыга. Шул чир белән ун ел яши инде. Әле
сарыклар тота, алар өчен үзе чыгып печәнен чаба, гел хәрәкәттә булырга
тырыша.
– Мин врачлар сүзеннән чыкмыйм. Безнең авыл фельдшерлары врачтан ким
түгел, аларны врач дим. Рүзия Галиәхмәтова белән Вәсимә Габдрахмановалар
кайчан мөрәҗәгать итмә, ярдәмгә әзер. Алар биргән бер генә таблетканы дә
әрәм итмим, эчәм. Булыша дип. Булыша да. Ышанып эчәсең, шуңа булыша ди
алар миңа.
Монда да Габделфәт аганың башкалар хезмәтенә ка-
рата хөрмәтен күрәбез. Үзен дәвалаучылар сүзен аяк астына салмый, үти.
Гомер буе эшләп мал тапкан, көнен төнгә ялгап гаиләсе өчен тырышкан
Габделфәт ага, туксан тулды дип бирешмә дим әле. Ходайның бирмеше белән
йөзне тутыр, түгәрәк булсын!

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*