tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрән авылы турында китап әзерләнә
Үрән авылы турында китап әзерләнә

Үрән авылы турында китап әзерләнә

Дөнья буйлап йөргән коронавирус инфекциясе күп кенә оешмалар эшендә комачаулык тудырды. Шулай да, төрле форма белән булса да эшләп тору район, авыл оешмаларына бераз җанлылык өсти. Активистларның очрашулары, ветераннар советы эшләре, “Ак калфак”ның индивидуаль чаралары, онлайн аралашулар әнә шуларга керә.

Без Чардаклы районы ветераннар советы рәисе Валентина Петровна Барахтина белән бергә ветераннарга туган көннәре уңаеннан котлау сүзләре ирештерү, аларның хәлләрен белешү чараларын һәрдаим үткәреп торабыз. Соңгы вакыттагы очрашуларда ялгыз калган бабайлар һәм әбиләрнең балалары карамагында матур итеп яшәү рәвешен күреп бик шатландык. Мөмкинлектән файдаланып, өлкән буын вәкилләрен кадерләп караучы Суфия, Әльмирә, Минҗиан, Гөлнара белән Рифкатькә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Тырыш хезмәте өчен медаль алган Бәшир абыйга, орден белән бүләкләнгән Мидехат абыйга, дини белеме булмаса да, үзлегеннән укырга өйрәнеп, 13 ел буе мулла булып торып, зур ихтирам һәм хөрмәт казанган Исхак абыйга, олы юбилеен – 90 яшьлеген билгеләп үткән Җәрия апага исәнлек-саулык, зиһен, иман байлыгы, бәхетле, тыныч картлык көннәре, яшьләргә үрнәк булып яшәүләрен телибез. Социаль челтәрләр аша өлкә “Ак калфак” оешмасының районнардагы җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. “Өмет” газетасында басылып чыккан “Көтеп узган гомер” әсәренең подшивкасын җыеп, авыл китапханәсенә тапшырдык. Зифа Кадырованың бөтен китапларын да үзебездә булдырдык, теләгән кешеләр аларны алып укыйлар.

Дөресен әйткәндә, актив кешеләргә бернәрсә дә комачауламый. Татар милли-мәдәни автономиясенең район советы рәисе Җәүдәт Абдулла улы Мубинов, бик күп шигъри юллар авторы Фазылҗан Ислам улы Алиуллов, авылыбыз абыстае Фәйрүзә апа, клубта эшләп лаеклы ялга чыккан Рауза Яруллова, Мәдинә Хайруллина әнә шундыйлардан.

“Үрән авылы тарихы” дигән китапны әзерләп чыгару мәсьәләсе буенча утырыш – “түгәрәк өстәл” үткәрдек. Анда әлеге китапны дүрт бүлектән әзерләү турында килешенде, һәр бүлек өчен җаваплы кешеләр һәм материалларны җыеп тапшыру срогы билгеләнде. Мәсәлән, авыл китапханәсе җитәкчесе Эльвира Кәримова библиотекалар эшчәнлеге турында мәгълүматлар туплаячак. Китапта шулай ук авылның килеп чыгу тарихы, биредә яшәгән кешеләр, активистлар тормышы, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре, медицина хезмәтен башкаручылар һәм бүгенге кече индивидуаль хуҗалык вәкилләре эшчәнлеге чагылыш табар дип уйлыйбыз. Бу юнәлешләр буенча материаллар җыя башладык инде. Кыскасы, эшлисе эшләр күп әле, аларны авыл халкы белән бергә башкарсак, китап бай эчтәлекле, дөрес булып чыгар. Авылдагы һәр гаилә үзләренең әби-бабалары, әти-әниләре башкарган эшләр, хезмәт җимешләре турында мәгълүматларны җыеп, миңа тапшырсыннар иде. Мин үзем дә өлкән буын кешеләренең өйләренә барып, материаллар туплый башладым. Әйдәгез, авылыбызның үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган китапны бергәләп матур һәм дөрес итеп чыгарыйк һәм, бу коронавирус дигән авыру китеп, китапны халыкка тәкъдим итү кичәсен дә үткәрергә насыйп булсын, дип телик.

Гөлсинә ГЕРАСИМОВА,
Үрән авылы ветераннар советы
һәм Чардаклы районының “Ак калфак” оешмасы рәисе
emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*