tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрнәк алырлык укытучыбыз
Үрнәк алырлык укытучыбыз

Үрнәк алырлык укытучыбыз

Укытучылар көнен һәрберебез дулкынланып каршы алабыз. Бүгенге язмабыз Төмән өлкәсенең Хуҗайлан авылында гомер кичергән, 42 еллык педагогик хезмәт стажы булган, Россиянең атказанган укытучысы Хәмидә Фәтхулла  кызы Речебакиева турында.

Алтын көзен – 3нче октябрьдә гаиләдә бишенче бала булып туган Хәмидә Фәтхулловна җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе —Укытучы һөнәрен сайлый. Хуҗайлан авылында туып үскән Хәмидә Фәтхулла кызы авыл мәктәбендә укый, аннары Абалак мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлап Тубыл пединститутының филология факультетының рус-татар бүлегенә укырга керә. Югары белем алган яшь белгечне юллама белән Исәт районына эшкә җибәрәләр. Бер ел эшләгәннән соң, туган авылы-Хуҗайланга кайтып мәктәпкә эшкә урнаша. Укучыларын белем дөньясына алып керә белгән, кызыксындыра алган, яхшыны яманнан аерырга өйрәткән Хәмидә апа Хуҗайлан мәктәбендә эшли башлаган елларын искә алды:

“Мәктәптә Якуб абый Зәнкиев директор булып эшләгән елларымны яхшы хәтерлим. Мин алман, аннары рус телләрен укыткан яшь укытучы идем. Мәктәптә укучыларга хәрби-патриотик тәрбия, халыклар ара дуслыкны ныгытуга, дәресләрдән соң хезмәт сәгатьләренә игътибар бирүгә зур әһәмият бирелә иде. Безнең мәктәп укучылары ГДР, Чехославакия укучылары белән хатлар  языша идек. Дәресләрдән соң өстәмә белем бирү гадәти күренеш булды. Без укыткан елларны “репетитор” дигән сүз булмады. Мәктәптә балаларның талантларын ачып, алар белән әзерләнеп концертлар белән күрше авылларга бара идек. Минем классым бәйгеләрдә катнашып беренче урыннарга лаеклы була иделәр. Алар Мәскәү, Киев, Ленинград шәһәрләрендә булдылар. Ул елларны Хуҗайлан мәктәбендә 18 авылдан килгән укучыларга белем, тәрбия бирдек. Мәктәп укытучылары һәрбер укучыда яхшы якларын күрә белде,”-диде.

Ничә буын укучыларын зур тормыш юлына чыгарган ветеран укытучы үз эшенең чын остасы була. Хәмидә Фәтхулловна Якуб Камали улы Зәнкиев җитәкчелегендә эшләгәннән соң, Фәйзулла Басыйр улы Кәримов, Нәҗип Тәгъбир улы Шихов һәм Төхватулла Фәтхулла улы  Фәйзуллинның җитәкчелегендә әле күп еллар эшли.  Үз эшенә бирелеп эшләгән таләпчән укытучыны укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар коллективы, авыл халкы да хөрмәт итәләр. Мондый зур хөрмәткә лаеклы чын укытучы булу өчен ул хезмәтен күп еллар ихласлылык һәм зур тырышлык белән башкара. Намуслы хезмәте өчен грамоталар, рәхмәт хатлары, РФнең атказанган укытучы исеме белән бүләкләнә. Җор телле, оптимист рухлы Хәмидә Фәтхулловнаны бәйрәмнәре белән рәхмәтләр әйтеп, җылы теләкләр юллап укучылары ел саен котлыйлар. Ә ул, лаеклы ялда булуына карамастан, мәктәп тормышы белән кызыксынып, ярдәмләшеп яши. Ветеран укытучының сокландыргыч узган хезмәт юлы күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек.

Гомер юлында Хәмидә Фәтхулловна кыенлыклар очраса да, беркайчан каушап калмый торган кеше. Күңел байлыгына сокланырлык, безгә якын сердәш була белгән Хәмидә апаны туганнары, якыннары, дуслары да якын күрәләр, хөрмәт итәләр. Гомер юлдашы -Хуҗайланның Рәшит абый Речебакиев белән гаилә корып алар өч кыз һәм ул үстерәләр. Кызлары Динара, Эльза, уллары Динар Тубыл пединститутын тәмамлыйлар, Фәризә китапханәче һөнәренә укып чыкса да, бүген —шәхси эшмәкәр. Үз кыйблаларын тапкан, хыялларын тормышка ашырган балалары өчен дә үрнәк булган Речебакиевлар –икесе дә хезмәт ветераннары. Алар оныкларына сөенеп һәм горурланып яшиләр. Хезмәттә дә, тормышта да зур уңышларга ирешкән Хәмидә Фәтхулловнаны һөнәри һәм гомер бәйрәме белән котлап сәламәтлек телибез. Бөтен гомерен мәктәпкә, укучыларына багышлаган ветеран укытучының еракта калган мәктәп еллары, һөнәри бәйрәм көне, якты хатирәләр күңелен күтәрсен. Сезнең ягымлы йөзегез балкып торсын!

                                                                                        Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*