tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмый
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмый

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмый

Гаилә, туганлык мөнәсәбәтләрен тергезү һәм саклауны максат итеп кунган Шәҗәрә фольклор бәйрәме чын мәгънәсендә тантаналы зур чарага әверелде. Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге чакырылган кунаклар, чарада катнашучылар һәм тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Кемдер үзенең нәсел-ыруы белән беренче тапкыр таныштырса, күпләр бу чарага зур әзерлек белән килгән. Әйе, без чыннан да ата-бабаларыбызның кем булуын белергә, өйрәнергә һәм үзебездән соңгы буынга җиткерергә бурычлы.

Барда1«Нәсел шәҗәрәңне беләсеңме?» дип исемләнгән күргәзмә-презентацияләр чараның кульминациясе буларак, игътибарны үзенә юнәлтте. Каенавылдан Аптуковлар, Сөҗәннән Әшировлар, Үдиктән Адутовлар, Күчтәнтидән Закировлар, I Әрҗәннән Сәбәләевлар,

II Әрҗәннән Рангуловлар, Төнгүктән Кучукбаевлар, Искилдедән Касыймовлар, Озын Яланнан Батыркаевлар, Федоркидан Машаровлар шәҗәрәләрен тәкъдир итте. Пермь районы Башкултай авылыннан нәсел агачы тәкъдим итүчеләр дә булды. һәр зат вәкиле туганнары хакында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә, тулырак таныштырырга ашыкты. Җыр, бию, шигырь, нәфис сүз аша тамашачыларга сәләтләрен күрсәтте. Бәйгедә кул эшләрен, халык һөнәрләрен башкару осталыгы да, милли ризыклар төрлелеге, тәме, эстетик яктан бизәлеше дә исәпкә алынды.

Мәсәлән, Аптуковлар үзләрен кул осталары итеп танытты — түбәтәй чигүче Әнүзә апа Сакаева край күләмендә «Халык остасы» исеменә лаек булган. Әшировлар — җир кешеләре, нәсел билгеләре итеп тә тук башаклар сайлаган. Арада сәнгать белән шөгыльләнүчеләр, башка һөнәр ияләре дә бар. Үдиктән Адутовлар нәселе 25 буынны беләбез, дип таң калдырды. «Агач тамыры белән, кеше нәселе белән көчле «, — диләр алар. Әлбәттә, һәр чыгыш үзенчәлекле, игътибарга лаек булды. Мәртәбәле жюри әгъзалары барысын да исәпкә алып, терки барды. Алга таба нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итүчеләр үзешчән сәнгать конкурсында катнашып осталыкларын күрсәтте. Вокал, хореография, милли халык уен коралларында чыгышлар чарага тагын да ямь өстәде.

Шәҗәрә бәйрәмендә катнашучылар арасында җиңүчеләр унбер номинациядә билгеләнде: «Иң иҗади гаилә» — Закировлар (Күчтәнти), «Гаилә династияләре» — Рангуловлар (II Әрҗән), «Күп санлы нәсел» -Кучукбаевлар (Төнгүк), «Иң борынгы ыруг» — Адутовлар (Үдик), «Милли ризыклар» — Кучукбаевлар, «Халык уен коралларында чыгышлар» — Закировлар, «Хореография» — Язилә Рәсүлева (Үдик), «Иң яшь башкаручы» — Алмаз Закиров (Күчтәнти), «Автор-башкаручы» — Фәимә Газизова (Барда), «Халык җыры » — Гөлнур Ибраһимова (Сөҗән). «Вокал-соло» номинациясендә Мөнәфирә Рангулова (II Әрҗән) белән Ильяс Гимадетдинов (Үдик) беренче урынны бүлештеләр.

Роза Гыйззәтуллина

www.barda-news.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*