tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үткәнне бүгенгә кайтарган китап
Үткәнне бүгенгә кайтарган китап

Үткәнне бүгенгә кайтарган китап

Шәһәрдәшебез Гөлфинур Дувалованың “Мамадыш төбәге халык иҗаты: үткәннән бүгенгегә” исемле энциклопедик характердагы бик саллы хезмәте табадан төште.

Казанның “Ак бүре” нәшрияте тарафыннан 300 данә тираж белән бастырып чыгарылды ул. Хезмәтнең үз эченә Мамадыш төбәгендә халык арасында йөри торган риваятьләрне, ырымнарны, юрауларны, йолаларны, бәетләрне, әкиятләрне, сынамышларны һәм санамышларны, тизәйткечләрне, табышмакларны, җырларны һәм такмакларны, җырлы-такмаклы уеннарны, мөнәҗәтләрне, шул исәптән балалар фольклорын да эченә алган булуын исәпләсәң, 300 данә тираж гына аз билгеле. Анда бит йөз илледән артык кешенең язмалары, бәетләре, мөнәҗәтләре, шигырьләре дә урын алган. Бәетләр бүлегендәге иҗат җимешләренең сөйләүчеләренә (һәм язып алучыларына) генә игътибар итик: Зәйнулла Хадиуллин (Гөлфинур Хадиуллина), Илүсә Фатыйхова (Алия Фатыйхова), Фәридә Фәхретдинова (Ләлә Насретдинова), Зәйтүнә Гыйләҗева (Зөбәйдә Гайнетдинова), Мәзекүрә Миннәхмәтова (Зөбәйдә Гайнетдинова), Гөлфия Байкиева (Фирдәүсә Байкиева), Гөлзәйнәп Мостафина (Илсөяр Мостафина-Тимербаева)… “Халык әдип ул, халык шагыйрь ул…” бүлегендә шәхси вакытларын кызганмыйча,кулларына каләм алып, шигырьләр, хикәяләр, пьессалар тудыручы төрле һөнәр ияләренең әсәрләре бирелгән. Разил Хәсәнов, Илгизә Нәзирова, Гөл Акмани, Индира Хадиуллина, Рәшидә Баскакова, Роза Фәләхиева, Владимир Григорьев, Зөбәйдә Гайнуллина, Миңнекамал Гасыймова, Илнар Фатыйхов, Фирүзә Гыйздәтуллина, Фәнзил Ганиев, Гүзәлия Фәләхова… Кайсыгыз алар иҗаты белән таныш иде әле? Гөлфинур Дувалованың аларны эзләп табып, шигырьләрен, публицистик язмаларын халык игътибарына тәкъдим итүенә сөенми мөмкин түгел.

“Мондый китап, татар фольклорын өйрәнүнең сыналган юлы буларак, татар халык авыз иҗатын фәнни нигездә өйрәнгәндә милли фольклорны башка төбәктәге милләттәшләр иҗаты белән бергәлектә карау, башка халыкларныкы белән параллельләр үткәрү мөмкинлеген арттыра, татар фольклор әсәрләрен гомумкешелек әдәби хезмәтләр янәшәсенә чыгару максатына хезмәт итә. Мамадыш районы авыллары һәм, гомумән, төбәк тарихын өйрәнүгә йогынты ясый”, – дип яза китапка кереш сүзендә филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, якташыбыз Лилия Мөхәммәтҗанова. Дөрестән дә, “Мамадыш төбәге халык иҗаты: үткәннә бүгенгегә” китабы – гади бер тупланма гына түгел, ә фәнни калыпка салып квалификацияләнгән олы хезмәт. Анда Мамадыш районының “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзаларының иҗатына да зур урын бирелгән, аларның эшләре киң чагылдырылган.

Минневәрис Мингалиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*