tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилейлы Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына ниләр әзерләнә?
Юбилейлы Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына ниләр әзерләнә?

Юбилейлы Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына ниләр әзерләнә?

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Бөтендөнья татар  конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген Координацияләү советы әгъзалары 13-14 июнь көннәрендә Казанда узачак форумны оештыру белән бәйле сораулар (урнаштыру, теркәү, ашату, чараларны башлау вакыты) һәм җыенның эчтәлек ягы турында фикер алышты.

Инде әйткәнебезчә, быел юбилейлы Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 13-14 июнь көннәрендә уздырылачак. 15 июньдә илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган ислам дине вәкилләре Изге Болгар җыенында катнашачак.

Координацияләү советының чираттагы утырышы узган елда вафат булган Совет рәисе урынбасары, Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының элеккеге башлыгы, меценат Эдуард Ганиев рухына дога кылудан башланды. Аннары утырышны җитәкләгән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев ачыклык кертергә кирәкле мәсьәләләрне тәгаенләде.

Васил Шәйхразиев узган елда Дин әһелләре форумы шактый гына нәтиҗәле үтте дип билгеләде.

  • 15-е безнең республикада Сабантуйлар булмый. Без моны инде хәл иттек. 8-9 июньдә авыл-районнарда була, 16 июньдә – зур шәһәрләрдә ( Чаллы, Түбән Кама һ.б.) һәм Актанышта Ык буе Сабан туен үткәрәбез, Казанда милли бәйрәмебез 23 июньдә узачак. 15-е көнне һава торышы да уңай булыр, Рамазан аеннан соң узачак Изге Болгар җыенына тагын да күбрәк кеше җәлеп итеп, бу чараны матур итеп уздырырбыз дип ышанам, – диде Васил Шәйхразиев.

X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының беренче көнендә абруйлы имамнар, мөфтиләр, мөхтәсибләр һәм башка ислам руханиларына Татар халкының үсеш стратегиясен тәкъдим итү планлаштырыла. Аннары делегатлар дискуссион мәйданчыкларда фикер алышачак.

Координацияләү советы рәисе, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин ачыклык керткәнчә 4 дискуссион мәйданчык оештыру ниятләнә:

  1. Мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләре
  2. Дини оешмаларда татар теленең кулланылышы
  3. Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу
  4. Халыкның көндәлек тормышында татар дин әһелләренең тоткан урыны һәм аны көчәйтү юллары

Форумның икенче көненә Пленар утырыш билгеләнгән. Совет утырышында чыгышлар, аларның эчтәлеге буенча фикерләр дә әйтелде. Аларны мөмкин кадәр файдалы итү,  вәгазь уку, хисап тоту формасыннан качу кирәклеге ассызыкланды.  Шулай ук узган елда Дин әһелләре форумы Ш.Мәрҗани исеме белән бәйләп үткәрелсә, быелгы чарада Ризаэтдин Фәхретдинне искә алу тәкъдиме әйтелде. Шулай ук дискуссион мәйданчыклар эшендә дин әһелләреннән тыш, дөньяви белгечләр – социологлар, тел белгечләре дә катнашса иде дигән теләк яңгырады.

Юбилейлы җыенга антология формасындагы, барлык форумнарны да искә төшерә торган кыска гына документаль фильм эшләү һәм аны катнашучыларга тәкъдим итү кирәклеге дә ассызыкланды.

Изге Болгар җыенында концерт формасын икенче планга куеп, аны төштән соңгы вакытка күчереп, күбрәк вакытны вәгазьләргә, чыгышларга бирү турында да сүз булды. Шулай ук төбәкләрдә балалар арасында дини бәйге оештырып, Җыенда аңа нәтиҗә ясау идеясе дә яңгырады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*