tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югалтулар авыр…
Югалтулар авыр…

Югалтулар авыр…

Кеше китә, җаннар сызлап кала.

Ни аяныч, кирәклеләр китә.

27 сентябрьдә Оренбур шәһәренең  Х. Ямашев китапханәсе хезмәткәре Рәмзия Шәфкать кызы Шабаева арабыздан китте.  Аның китүе безгә мәңгелек үкенеч булып калыр. Сау-сәламәт, йөгереп йөргән кеше  вакытсыз китеп барды…

Рәмзия Шәфкать кызы унҗиде яшендә китапханәбезгә эшкә килә. Укып чыгып,  югары профессионалга әйләнде. 44 ел гомерен китапханәгә, милләтебезгә багышлады.  Әти-әнисенең үтә дә тәрбияле кызы иде ул. Тырыш, намуслы хезмәткәр иде. Китапханә укучылары, коллегалары да  Рәмзияне чын күңелдән яраттылар. Ул үзе дә шундый итәгатьле, йомшак күңелле, олыны олы иткән, кечене кече дип белгән кеше иде. Гадел, курку белмәс, дөреслекне ярып сала торган, шул ук вакытта киң күңелле, юмарт кеше иде ул. Иде, иде, иде… бигрәк авыр булып яңгырый бу сүз.

Тик матур сүзләр генә әйтәсе  килә дә бит Рәмзиябез турында, әмма, бернәрсәне дә үзгәртеп булмый шул инде. Әнисе, тормыш иптәше Мират Фазлый улының, кызлары Луиза, Руфина, кияве Азат, туганнарының, коллегаларының  авыр кайгысын уртаклашабыз. Без сине сагынырбыз, юксынырбыз Рәмзия!

Х.Ямашев исм. китапханә хезмәткәрләре

 

 

Региональ иҗтимагый оешма “Оренбур татар милли-мәдәни мохтәрияте” Советы Рәмзия Шәүкәт кызы Шабаеваның арабыздан вакытсыз китүе сәбәпле, ул озак еллар дәвамында фидакарь хезмәт куйган Х.Ямашев исм. китапханә коллективының, гаиләсенең, туганнарының тирән кайгыларын уртаклаша.

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театры,  Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәре Шабаева Рәмзия Шәүкәт кызының дөньялыктан вакытсыз китеп баруы сәбәпле, туганнарының, якыннарының, коллегаларының тирән кайгысын уртаклаша. Без Рәмзия ханымны үтә дә кешелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле, эчкерсез, миһербанлы шәхес буларак беләбез һәм аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сүнмәс, сакланыр.

Оренбурда яшәп, 40 елдан артык гомерен Х.Ямашев исм. китапханәдә риясыз эшләүгә биргән Рәмзия Шәфкать кызы Шабаева вакытсыз арабыздан китте. Бу тетрәндергеч хәбәргә ышану бик кыен. Ул узган елда гына, 8 майда күркәм юбилеен билгеләп үткән иде.

Тормыш иптәшенә, балаларына, туганнарына, якыннарына, ул бер гаилә булып эшләгән китапханә хезмәткәрләренә Ходайдан сабырлык телибез, тирән кайгыларын уртаклашабыз. Рәмзиянең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Мөлаем йөзле, ачык күңелле, игътибарлы, тормышчан дустыбызның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

“Яңа Вакыт” газетасы редакциясе

P.S. Бөтендөнья татар конгрессы Рәмзия Шәфкать кызы Шабаева туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*