tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазының Акбаш авылы балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәмен каршы алдылар
Ютазының Акбаш авылы балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәмен каршы алдылар

Ютазының Акбаш авылы балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәмен каршы алдылар

Акбаш авылының “Карлыгач” балалар бакчасында ата-аналар һәм балалар «Нәүрүз» бәйрәме үткәрделәр. Сабыйлар янына Нәүрүзбикә дә килде, төрле уеннар оештырдылар.

Сабыйлар язгы табигать турында шигырьләр сөйләде, әниләре, тәрбияче апалары бергә татар халкының милли уеннарын уйнады, ә соңыннан барысы бергә түгәрәк өстәл артына җыелышып карга боткасыннан авыз итте.

Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты – 21-22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

“Бакчада башка халыкларның да милли бәйрәмнәрен менә шулай матур итеп оештырабыз, – ди балалар бакчасы тәрбиячесе Нурия Нигъмәтҗанова. – Менә шундый бәйрәмнәребез аша балаларда халыкларның йолаларына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту һәм мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү бакчаның төп максаты”.

yutazy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*