tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үз телемдә укып-язсам гына туган җирем мине аңлар
Үз телемдә укып-язсам гына туган җирем мине аңлар

Үз телемдә укып-язсам гына туган җирем мине аңлар

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максаты белән уздырыла торган акция. Быел чарада Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча 2800 кеше катнашты.

Әлеге диктант язу эше, башка еллардан аермалы буларак, бары тик бердәмлектә көч булуын аңлап, кулга-кул тотынып, Түбән Кама муниципаль районы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, Мәгариф һәм Мәдәният идарәләре белән берлектә оештырылды. Туган телебездә диктант язырга теләк белдергән һәрбер түбәнкамалы өчен мәктәпләрнең, китапханәләрнең һ.б. уку йортларының ишекләре ачылды.

“Ак калфак” ханымнары: Нурзия Мирхазова, Илһамия Зәйнуллина, Гүзәлия Гыйбадуллиналар укытучы ролен үз өсләренә алып, диктант яздырсалар, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, директор урынбасары Вәсилә Исмәгыйлова, иң актив ярдәмчесе Айрат Сагитов тарафыннан мөһим чараның эчтәлеге рухи яктан да баетылды.

Төрле яшьтәге шәһәрдәшләребезне диктант язу эшенә күбрәк җәлеп итү өчен, Халыклар дуслыгы йортына башкалабыз Казаннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән җырчылар, гармунчылар чакырулы иде. Марат Фәйрушин, Ринат Насыйров, Рөстәм Асадуллин башкаруында яңгыраган милли моң-көйләр, җырлар диктант язучыларның кәефләрен күтәрсә, Рөстәм Ганиевның туган телебезнең бөеклегенә мәдхия җырлаучы ялкынлы сүзләре яшьләрнең “канатын” тагы да ныгытты, уйланырга этәрде.

Форсаттан файдаланып мөһим эчтәлекле чараны тиешенчә югарылыкта оештыру эшендә матди ярдәмнәре тигән “Татэлектромонтаж”, “Центрмонтажавтоматика”, “Термостепс”, “Татнефтехим” предприятияләренең хөрмәтле җитәкчеләренә, профком рәисләренә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә мондый төр акцияләрне күмәкләшеп, бердәм уздырыйк, милләтебезне, телебезне саклауда үзебездән өлеш кертик.

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*